0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 Сентября , 06:08

«Русияне куркыту мөмкин түгел»

Русия Президенты Владимир Путин 23 сентябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Русияне куркыту мөмкин түгел»«Русияне куркыту мөмкин түгел»
«Русияне куркыту мөмкин түгел»

Кереш сүзендә ул узган сайлауларда тавыш бирү, СВО максатлары һәм хөкүмәт эше кебек темаларга кагылды.

Русия Президенты киңәшмә башында сайлау кампаниясендә актив катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

«Безгә комачауларга, бу сайлауларны бозарга тырышулары яхшы билгеле, бу турыда дошманның Мәскәүнең, башка төбәкләрнең ПВОсын өзеп чыгарга тырышулары дәлилли. Әмма сайлау участокларындагы чиратлар Русияне куркыту мөмкин түгеллеген күрсәтә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы, сайлау участокларына килгән һәм тавыш биргән кешеләр санының шундый югары, хәтта рекордлы булуын өстәп.

 

Фото: iz.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова