

Татьяна Пашкова Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары – Башкортстан Башлыгы Секретариаты начальнигы итеп билгеләнде. Тиешле күрсәтмәгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Татьяна Пашкова 1991 елның 9 гыйнварында Стәрлетамакта туган. Санкт-Петербург дәүләт университетын һәм Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлын 2014 елда «Партнер» җәмгыятендә халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч булып башлаган. 2016–17 елларда Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзасының ярдәмчесе булып эшләгән.
2017–2018 елларда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округы хакимиятендә контроль бүлеге мөдире, соңрак контроль бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкарган.
2018–2026 елларда Татьяна Пашкова Башкортстан Башлыгы Секретариатын җитәкләгән.
Ул Русия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.