Дәүләт башлыклары Русия–Сербия мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү турында җентекле фикер алышты, энергетика, нефть-газ, транспорт һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге уртак проектларга аерым игътибар бирде.
Шулай ук алар Русия Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре, Украина конфликты һәм дөнья көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр турында сөйләште.
«Телефон аша сөйләшү барышында Сербия лидеры Русия Президентын Дәүләт Думасына сайлауларны уңышлы уздыру белән рәсми рәвештә котлады һәм урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде», — диелгән Кремль матбугат хезмәте хәбәрендә.
Моннан тыш, лидерлар халыкара аренаның төп темаларына кагылды, шул ук вакытта Сербия Президенты БМО Генераль Ассамблеясенең 81нче сессиясендә катнашу нәтиҗәләре буенча үз фикере белән уртаклашты.
27 сентябрьдә Александр Вучич Сербия Президенты вазифасыннан отставкага китүен игълан итте. Ул вазифаларын 28 сентябрьдә Сербия парламенты спикеры Ана Брнабичка тапшырачагын хәбәр итте. Брнабич вакытлыча дәүләт башлыгы вазифаларын башкарачак. Сербиядә чираттан тыш президент сайлаулары декабрь ахырына кадәр узарга тиеш.
Вучич отставкага киткәннән соң да Русия белән мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлекләре сакланып калачагына ышаныч белдерде. Элегрәк ул Сербиянең Мәскәүгә каршы санкцияләргә кушылмавын ассызыклаган иде.