

Радий Хәбиров фонд җитәкчелегенә республикадагы коммерциягә карамаган оешмаларның социаль башлангычларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, фонд финанс ярдәме белән генә чикләнми, экспертлар компетенциясе белән дә уртаклаша һәм уңышлы тәҗрибәләрне таратырга булыша.
Геннадий Тимченко фонды 28 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Башкортстанда федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур үткәрә. Журналистлар республика шәһәр һәм районнарында оешма ярдәме белән балалар һәм яшүсмерләр өчен гамәлгә ашырылган проектлар белән таныша.
Программада Мәләвез районының Зирган авылындагы «Туган як: ачышлар картасы» проекты, Дәүләкәндәге «Перезагрузка 2.0. Үсеш киңлеге» һәм Бөредәге «НашВайБ» яшьләр мәйданчыклары, Стәрлетамак районының Первомайский авылындагы китапханәдәге «Клёпа» үсеш үзәге, шулай ук «Иглинская хоккей лигасы» белән танышу каралган.
Пресс-турда катнашучылар «Салют» республика реабилитация-мәгариф комплексында да булачак. Анда фонд, коммерциягә карамаган оешмалар һәм республика дәүләт учреждениеләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узачак.
Галина Лапонова билгеләп үткәнчә, Башкортстан фонд өчен актив партнерга әверелгән. Фонд мәгълүматларына караганда, республикада аның ярдәме белән гамәлгә ашырылган проектларда катнашучылар өстәмә рәвештә якынча 10 миллион сум акча җәлеп иткән.
Радий Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанда көчле коммерциягә карамаган сектор формалашкан. Республика оешмалары Геннадий Тимченко фонды белән дә актив хезмәттәшлек итә. Фонд Башкортстан оешмаларының 50гә якын проектын 30 миллион сумнан артык суммага хуплаган.
Галина Лапонова фондның төп бурычларының берсе – проект командаларына һәм оешмаларга үз эшләрен үстерергә, партнерлар табарга һәм өстәмә финанслау җәлеп итәргә ярдәм итү булуын билгеләп үтте.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102