

Бүген Уфа шәһәр Советының алтынчы чакырылыш депутатларының беренче утырышы узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Утырышның төп мәсьәләләре арасында шәһәр округы башлыгын – Уфа шәһәр Советы рәисен, аның урынбасарларын сайлау һәм Советның даими комиссияләрен төзү булды.
Депутатлар Марат Вәсимовны Уфа шәһәр Советы рәисе итеп яңадан сайлады. Аның кандидатурасын 34 депутатның 33е хуплаган, бер депутат тавыш бирүдән баш тарткан.
Радий Хәбиров депутатларны сайланулары белән котлап, Уфаның киләсе биш елдагы үсеш мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәклеген билгеләде.
Ул шәһәр инфраструктурасын үстерү, социаль объектлар төзү, транспорт челтәрен камилләштерү юнәлешләрен атады. Уфада вузара кампус төзелеше дәвам итә, Ленин исемендәге парк яңартылганнан соң ачылырга әзерләнә. Киләсе елда Салават Юлаев һәйкәлен яңарту һәм аның алдындагы мәйданны реконструкцияләү планлаштырыла.
Транспорт инфраструктурасын үстерү кысаларында Көнчыгыш чыгу юлын Салават Юлаев проспектыннан Округ Гале урамына кадәр дәвам итү төзелеше төгәлләнә. Алга таба Уфаның Көньяк әйләнмә юлын төзү һәм Затон күпере реконструкциясе каралган.
2028 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты үткәрүгә әзерлек тә шәһәр Советы алдында торган бурычларның берсе булачак. Бу чорда шәһәр инфраструктурасын һәм үткәреләчәк чаралар өчен кирәкле объектларны әзерләү планлаштырыла.
Радий Хәбиров депутатларны Уфа халкы белән даими элемтәдә булырга, шәһәр кешеләренең фикерен исәпкә алырга һәм үз бурычларына җаваплы карарга чакырды.
Утырышта Совет рәисе урынбасарлары һәм даими комиссияләрнең җитәкчеләре дә сайланды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102