

Дәүләт Башлыгы ассызыклаганча, укытучы — һөнәр генә түгел. Бу җаваплы миссия һәм бурыч, ул зирәклек, сабырлык һәм тәрбияләнүчеләргә даими игътибар таләп итә.
«Сезнең рухи катнашуыгыз, тәҗрибәгез, сизгерлегегез укучыларга үз-үзләренә ышанырга ярдәм итә, ә киңәшләрегез, үгет-нәсихәтләрегез, ярдәмегез аларга алга таба да, олы тормышта таяныч булып хезмәт итә», — диде Владимир Путин.
Президент сүзләренчә, мәктәп укучылары һәм студентларның үзләрен зур бердәм илнең бер өлеше итеп хис итүләре һәм балачактан ук мәдәниятләр һәм традицияләр төрлелегенә хөрмәт белән карарга өйрәнүләре, шулай ук Русияне берләштерүче кыйммәтләрнең көчен аңлаулары мөһим. Монда аларга педагоглар ярдәм итә.
"Исегезгә төшерәм, быелдан педагогның аерым статусы дәүләт дәрәҗәсендә беркетелде. Бу укытучы миссиясенең югары иҗтимагый танылуын чагылдыра, кирәкле ярдәмне дә, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләрне дә гарантияли", — дип өстәде Русия лидеры.
Фото: Kremlin Pool / Global Look Press