0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Октября , 05:52

“Безне уртак максатлар берләштерә”

Русия Президенты Владимир Путин Иран Президенты Мәсуд Пезешкиан белән сөйләшүләр үткәрде

Добавить в предпочтительные источники Google

Узган атнада Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Төрекмәнстанда булды. Ике көнлек чара барышында Русия Президенты БДБ дәүләтләре башлыклары Советы утырышында һәм Каспий диңгезенең экологик проблемаларына багышланган саммитта катнашты.

БДБ дәүләтләре башлыклары Советы утырышында лидерлар Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең 35 еллыгына бәйле рәвештә оешмага керүче илләрнең хезмәттәшлегенә нәтиҗә ясады, алга таба уртак эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, халыкара проблемалар буенча фикер алышты.

Хокук саклау, мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмат өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә, шулай ук БДБ илләренең тышкы сәяси координациясен ныгытуга юнәлтелгән документларга кул куелды.

Каспий Экология саммиты барышында Русия, Азәрбайҗан, Иран, Казахстан һәм Төрекмәнстан Президентлары Каспий буе илләренең табигатьне саклау өлкәсендәге хезмәттәшлегенең гамәли мәсьәләләре турында фикер алышты. Төрекмәнстанда булганда Владимир Путин берничә ике яклы очрашу уздырды.

– Без күптән түгел Бишкәктә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында очраштык. Хәзер безнең мөнәсәбәтләрнең ничек үсешүе, төбәктәге вәзгыять, барлык бу процессларның динамикасы турында сөйләшү мөмкинлеге бар. Ике яклы мөнәсәбәтләргә килгәндә, ул узган ел башында имзаланган шартнамә, безнең фундаменталь шартнамә нигезендә уңай юнәлештә үсә.

Икътисади өлкәдә үсешне, һичшиксез, уңай бәяләргә мөмкин. Узган елда товар әйләнеше үсеше 21 проценттан күбрәк – агымдагы елның беренче җиде аенда да бу тенденция саклана. Гуманитар өлкә, шулай ук үрнәк алырлык, чөнки бездә Русиядә дә, Иранда да гуманитар өлкәдә бик күп чаралар уза.

Тулаем алганда, мөнәсәбәтләребез ныгый.

Әлбәттә, бүген иң кискен проблема – төбәктәге вәзгыять. Без бу хәлнең Иран гаебе белән килеп чыкмавын беләбез. Сез вәзгыятьне җайга салу буенча яңа тәкъдимнәр белән чыгасыз. Сез безнең позициябезне беләсез. Без үз ягыбыздан бу хәлне җайга салуда ярдәм итү өчен барысын да эшләргә әзер. Бу мәсьәләләр буенча сөйләшү мөмкинлеге бар, – диде Владимир Путин.

Иран Президенты Мәсуд Пезешкиан Владимир Путинга әлеге очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Русия Президентын туган көне белән котлады. Ул Русиянең киләчәктә дә нәтиҗәле үсеш кичерүен һәм ике ил арасындагы дуслыкның гомерле булуын теләде.

– Бүген төрле өлкәләрдәге мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәтлебез. Безнең мөнәсәбәтләр сәүдә, икътисади яктан, гуманитар өлкәдә нәтиҗәле үсешә. Хәзерге вакытта барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлек үсә, һәм имзаланган стратегик партнерлык турындагы шартнамә нигезендә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен кирәкле сәяси ихтыяр җитәрлек. Бу өлкәләрнең барысы да безгә булган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә ала.

Америка Кушма Штатлары берьяклы сәясәт алып бара. Сез берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, без күпполярлы тәртипкә йөз тотарга тиеш. Бу принципларның киңрәк таралуы өчен без дә үз өлешебезне кертергә тиеш.

Америка Кушма Штатлары хәзерге вакытта барлык илләргә үз карашларын, үзләренең эчке сәяси курсын тагарга тырыша. Сез чыгышларыгызда күпполярлы тәртип турында ассызыклыйсыз. Без моны югары бәялибез һәм, әлбәттә, бу позициядән чыгып эш итәргә тырышабыз.

Сезгә төбәктәге, шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәрәҗәсендәге позициягез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең ярдәмегез белән АКШ принципларын көчләп тага алмадылар. Моның өчен без сезгә һәрвакыт рәхмәтле. Без тизрәк сугышка нокта куярга тырышабыз.

Безнең Русия белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Шундый ук темпта алга барырбыз, дип өметләнәбез. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге вакытта безнең мөнәсәбәтләрне шундый ук тизлек белән үстерү өчен иң уңай шартлар булдырылды, – диде ул.

БДБ илләре делегацияләре җитәкчеләре хөрмәтенә оештырылган рәсми кабул итүдән соң, Владимир Путин Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Анда җитәкчеләр Русия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре үсеше турында фикер алышты.

Моннан тыш, узган атнада Президент Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән видеоконференция режимында оператив киңәшмә уздырды. Анда Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Президент ярдәмчесе Николай Патрушев, оборона министры Андрей Белоусов, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, шулай ук Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты.

Конференциядә Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Гөлия Гәрәева.