Сафонов Павел Валерьевич 1986 елның 1 гыйнварында Дуван районының Мәсәгут авылында туган. Уфа дәүләт авиация техник университетын, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2009 елда «Янгантау» шифаханәсендә башлый.
2010-12 елларда коммерция оешмаларында төрле вазыйфаларда хезмәт куйган.
2012-15 елларда - Уфа шәһәренең Ленин районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегенең әйдәп баручы белгече, беренче категорияле белгеч, әйдәп баручы белгеч, коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы урынбасары.
2015-16 елларда-Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе.
2016-19 елларда - «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлауның төбәк операторы» фонды генеральный директорының беренче урынбасары.
2019-26 елларда - «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлауның төбәк операторы» фондының генеральный директоры вазыйфаларын башкаручы, генеральный директоры.
Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе.