+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 Октября , 15:46

Радий Хәбиров округ төбәкләре җитәкчеләре белән мөһим мәсьәләләрне тикшерде

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров округ төбәкләре җитәкчеләре белән мөһим мәсьәләләрне тикшердеРадий Хәбиров округ төбәкләре җитәкчеләре белән мөһим мәсьәләләрне тикшерде
Радий Хәбиров округ төбәкләре җитәкчеләре белән мөһим мәсьәләләрне тикшерде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның округ төбәкләре җитәкчеләре белән видеоконференция форматында узган киңәшмәсендә катнашты.

Игорь Комаров 2026 елның сентябрендә узган сайлауларга йомгак ясады һәм алдагы эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән беррәттән, Идел буе федераль округында 650дән артык сайлау кампаниясе үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 4,8 мең депутат мандаты һәм сайланулы вазифа алыштырылган. Тулы вәкаләтле вәкил тавыш бирүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

Киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның сайлауларда катнашуына аерым игътибар бирелде. Махсус хәрби операциянең биш ветераны Русия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган, 100дән артыгы төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутат мандатлары алган.

Алдагы җылыту чорында социаль әһәмияткә ия инфраструктураның өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм коммуналь челтәрләрдә килеп чыгарга мөмкин аварияләрне оператив рәвештә бетерү мәсьәләләре дә каралды.

Моннан тыш, Игорь Комаров яшьләр арасында радикаль карашлар таралуны кисәтү һәм гражданлык-патриотик тәрбия эшен көчәйтү кирәклеген билгеләп үтте. Бу юнәлештә норматив-хокукый базаны камилләштерү һәм матди-техник тәэмин ителешне ныгыту бурычлары куелды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев