

20 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе рәсми сәфәр белән Үзбәкстанга килде. Аның составына республика Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук эшкуарлар кергән.
Сәфәр программасында «Бекабад» узбек-башкорт технопаркы төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнашу һәм хакимнәр белән эшлекле очрашулар үткәрү каралган.
Радий Хәбиров Самарканд өлкәсендә халыкара Lasselsberger Group холдингы составына кергән Cemix компаниясенең төзелеш материаллары җитештерү заводында да булды. Компаниянең шундый ук мәйданчыкларының берсе Башкортстанның Әбҗәлил районында урнашкан. Анда ак цемент җитештерү 2021 елның 6 августында Русия Президенты Владимир Путин һәм республика Башлыгы катнашында башланган иде.
Радий Хәбиров, Lasselsberger Group компаниясенә нигез салучы Йозеф Ласселсбергер һәм Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев белән бергә, Үзбәкстандагы заводның җиһазлары, җитештерү процесслары, лабораториясе, чимал базасы һәм инженерлык инфраструктурасы белән танышты.
Предприятие тугыз елга исәпләнгән инвестиция проектын гамәлгә ашыра. 2025-26 елларда микрокальцит, коры һәм әзер төзелеш катнашмалары, буяулар һәм штукатуркалар җитештерүне башлап җибәргәннәр. 2033 елга кадәр ясалма таш плитәләр һәм эре форматлы керамик плиткалар җитештерүне дә оештыру планлаштырыла. Проектны тулысынча гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 700 эш урыны булдырылачак.
Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә Башкортстанда коры төзелеш катнашмалары һәм буяулар җитештерүче тагын бер предприятие төзү турында Йозеф Ласселсбергер белән сөйләшүләр алып барылуын хәбәр итте. Якын арада тиешле килешү әзерләүгә керешү планлаштырыла.
Республика Башлыгы Самарканд өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләренә дә тукталды. Аерым алганда, Уфадан Самаркандка туры авиарейслар ачу мөмкинлеге карала. Шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак проектларны үстерү күздә тотыла.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102