0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Октября , 05:20

“Максат – чик буе территорияләренең иминлеген тәэмин итү”

Президент Владимир Путин махсус хәрби операция зонасында хәрбиләр алдында мөһим бурычлар куйдыРусия Президенты Владимир Путин гаскәрләрнең берләштерелгән төркеме идарәсенең командалык пунктында булды һәм команда составы белән киңәшмә үткәрде. Югары Баш командующий һәм Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов төркемнәр командующийларының докладларын тыңлады, махсус хәрби операция зонасындагы хәл һәм көзге-кышкы чорга бурычлар турында фикер алышты.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Максат – чик буе территорияләренең иминлеген тәэмин итү”“Максат – чик буе территорияләренең иминлеген тәэмин итү”
“Максат – чик буе территорияләренең иминлеген тәэмин итү”
Президент хәбәр итүенчә, 2026 ел башыннан якынча 6,5 мең квадрат километр территория һәм 310 торак пункт азат ителгән. Киев режимы контролендә Донецк Халык Республикасы территориясенең 10 проценттан артыгы һәм Запорожье өлкәсенең 16,5 проценты кала. Луганск Халык Республикасы тулысынча Русия гаскәрләре контролендә. Владимир Путин искәртүенчә, Украина кораллы көчләре (ВСУ) Курск өлкәсенә кергәннән соң Русия Кораллы Көчләре алдына дошманны илебез җиреннән чыгару гына түгел, чиктәш территориядә иминлек зонасын булдыру бурычы да куелды. Бу мәсьәлә уңышлы хәл ителә. Президент ассызыклавынча, максат – Русиянең чик буе территорияләренең абсолют иминлеген тәэмин итү, һәм Украина белән сөйләшүләр вакытында бу хакта фикер алышу планлаштырылмый.

Владимир Путин һөҗүмнең бөтен фронт линиясе буйлап баруын һәм алга бару темпларының шактый артуын билгеләп үтте. Ул хәрби эшне катлаулы һәм киеренке, югалтулар һәм кыенлыклар белән бәйле, дип атады, ләкин нәтиҗәләр темпларның үсешен раслый, дип ассызыклады.

Президент, шулай ук, гаскәрләр төркемнәренең уңай динамикасын һәм алга китеш темпларының сизелерлек артуын билгеләп үтте. Ул ассызыклавынча, төп бурычларның берсе – Донецк Халык Республикасын азат итү. Добропольены алу ДНР чикләренә чыгуга туры юл ача. Алексеево-Дружковканы азат итү һәм Дружковка һәм Краматорск юнәлешләрендәге хәрби хәрәкәтләр Донбасс җирләрен тизрәк чистарту өчен шартлар тудыра.

Владимир Путин, Запорожье өлкәсендә һөҗүмнең югары темпларын һәм Украина белән чиктәш районнарда иминлек зонасының шактый киңәюен билгеләп үтте. Президент Алексеево-Дружковканы һәм Добропольены азат итүдә катнашкан яугирләргә батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде.

Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов хәбәр итүенчә, 1 сентябрьдән берләшмәләр һәм хәрби частьлар тарафыннан 1,8 мең квадрат километр территория һәм 92 торак пункт контрольгә алынган. Төп көчләр Донбассны азат итүгә юнәлтелгән. Сентябрьдә һәм октябрьнең ике атнасында контроль астына 500 квадрат километр территория һәм ДНРның 23 торак пункты күчкән. Барлыгы сентябрьдә Донбасс һәм Новороссия территориясенең 1300 квадрат километрыннан артыгы азат ителгән.

“Үзәк” төркеме гаскәрләре Днепропетровск юнәлешендә дошман оборонасының төп төеннәреннән берсе булган Доброполье шәһәрен азат итте. 110нчы, 114нче һәм 5нче аерым мотоукчылар бригадаларының, шулай ук 61нче Аерым Диңгез пехотасы бригадасының һәм 177нче Аерым Диңгез пехотасы полкының штурм бүлекчәләре дошманның камалган формированиеләрен юк итүне төгәлләде. Хәзерге вакытта бина подвалларында яшеренүче Украина хәрби хезмәткәрләрен эзләү бара.

Аеруча киеренке сугыш хәрәкәтләре “Көньяк” төркем җаваплылыгы зонасында бара, ул һөҗүм хәрәкәтләрен Славянск-Краматор-Дружковка ныгытмасы чикләрендә алып бара. Агымдагы елның июлендә гаскәрләр Константиновканы алганнан соң төркем Алексеево-Дружковка шәһәрен азат итте. Алдынгы подразделениеләр Дружковканың көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешләренә керделәр, шулай ук Краматорск чигенә чыктылар. 3нче армиянең штурм бүлекчәләре Славянск шәһәре янында һөҗүм итә, Николаевка территориясенең 50 проценттан артыгы Русия гаскәрләре контролендә.

Киев режимы Русия территориясендәге гражданнар инфраструктурасы объектларына киңкүләм һөҗүмнәр ясый. Әгәр 2026 елның гыйнварында һава һөҗүменә каршы оборона көчләре тәүлеккә уртача 120 пилотсыз очкыч һәм дошман ракетасын тотса, сентябрьгә бу күрсәткеч биш тапкырга арткан. Сентябрь аенда гына да 15 меңнән артык очкыч бәреп төшерелгән – тәүлеккә 500дән артык. Һава һөҗүме чараларының иң күп санын дошман 19-20 сентябрьдә Дәүләт думасына сайлауларны өзү өчен кулланган: тәүлек эчендә 1398 пилотсыз очкыч һәм сигез канатлы ракета бәреп төшерелгән. Көн саен дошман пилотсыз очкычларының 98 проценттан артыгы юк ителә.

Киев режимының Русия территориясендәге объектларга һөҗүмнәренә җавап итеп, Генераль штаб планы буенча хәрби-сәнәгать комплексының төп объектларына, логистик үзәкләргә, Украинаның энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларына киңкүләм һәм төркемле һөҗүм ясау дәвам итә.
Сентябрь һәм октябрь айларында барлыгы 12 киңкүләм һөҗүм ясалган, алар барышында хәрби-сәнәгать комплексының 30 предприятиесе һәм логистика үзәге, ягулык, энергетика һәм транспорт инфраструктурасының 14 объекты зарарланган. Украина сәнәгатенең еракка атучы сугыш коралы, шул исәптән канатлы һәм баллистик ракеталар җитештерү, шулай ук сәнәгать һәм энергетиканы тергезү өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлекләре сизелерлек кимегән.
“Үзәк” төркеме гаскәрләре Доброполье шәһәрен азат итте. 110нчы, 114нче һәм 5нче аерым мотоукчылар бригадаларының, шулай ук 61нче Аерым Диңгез пехотасы бригадасының һәм 177нче Аерым Диңгез пехотасы полкының штурм бүлекчәләре дошманның камалган формированиеләрен юк итүне төгәлләде. “Үзәк” группировкасы Александровка юнәлешендә һөҗүмне киңәйтә, Первомайское азат ителде, алдынгы төркемнәр Белозерскоега керделәр. Сентябрь-октябрьдә төркем тарафыннан 15 торак пункт азат ителгән.

Видеоэлемтәдә Доброполье шәһәрен азат иткәндә батырлык күрсәткән десант-штурм взводы командиры, кече лейтенант Тищенко да бар иде. Владимир Путин аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм үзен саклауны сорады.

“Төньяк” төркеме командующие “Аю почмагы” операциясе тәмамлануы турында хәбәр итте. Беренче этапта, июль-август айларында, 18нче һәм 71нче мотоукчылар дивизиясе гаскәрләре Приколотное юнәлешендә бер-берсенә каршы юнәлештә һөҗүм иткән, Белая Колонияне алган һәм оборонада торган дошманны чолгап алган. 30 августта камауга гомум саны 2 меңгә кадәр булган 10 батальон составындагы ВСУ төркеме эләккән. Икенче этапта, сентябрь башыннан, гаскәрләр камалган дошманны юк итәргә керешә. Блокадада калган төркем берничә өлешкә бүленгән һәм эзлекле рәвештә юк ителгән. Бу Харьков өлкәсе территориясендә иминлек зонасын 30 километрга кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.

Җәйге-көзге чорда Белгород юнәлешендә 58 торак пункт һәм 1 мең квадрат километрдан артык территория азат ителгән. Курск һәм Белгород юнәлешләрендә дәүләт чиге буенча иминлек зонасының гомум озынлыгы 660 километр тәшкил итә, контрольдә – 465 километр, ягъни 70 процент. Булдырылган иминлек зонасы мәйданы буенча 3 мең квадрат километрдан артык җир контрольгә алынган.

Владимир Путин операциянең масштабына игътибарны юнәлтте: Донецк Республикасында Украина контролендә 2748 квадрат километр кала, ә агымдагы елда Русия Кораллы Көчләре контроле астына ике мең километрдан артык территория алынды. Президент ассызыклавынча, 460 квадрат километрдан артык территориядә ике меңгә якын кеше булган төркемне чолгап алу – гади вакыйга түгел, ә зур уңыш, һәм ул командованиене җиңү белән котлады.

Русия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган төндә Һава һөҗүменә каршы оборонаның дежур көчләре тарафыннан ил төбәкләре өстеннән 1015 Украина пилотсыз очу аппараты юк ителгән.

“Киев режимы каршылык күрсәтергә омтыла, әмма Русия төбәкләренә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итеп, вакыйгалар барышын үзгәртә алмаячак, бу режим агониянең соңгы чагылышлары”, – дип белдерде Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин