0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Октября , 13:13

«Спорт тиешенчә финансланырга тиеш»

Русиядә спорт федерацияләре акчасыз калырга тиеш түгел. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашуда белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Спорт тиешенчә финансланырга тиеш»«Спорт тиешенчә финансланырга тиеш»
«Спорт тиешенчә финансланырга тиеш»

Русия лидеры билгеләп үткәнчә, федерацияләр ел ахырында зур чыгымнар тота. Бу исә әлеге оешмаларның бюджетына аеруча зур йогынты ясый.

— Биредә федерацияләрнең, гомумән, акчасыз утыруы кебек хәл булырга тиеш түгел. Анда процедуралар, процесслар, төзекләндерү бара, ә федерацияләрнең элек алган акчалары юк, — диде Путин.

Президент ассызыклаганча, федерацияләрне финанслауга бүленгән акчалар бюрократик аппаратны тотуга сарыф ителергә тиеш түгел.

Фото: vesti.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова