+1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 Октября , 16:41

Үзбәкстанда Башкортстан катнашлыгында зур сәнәгать проекты башланды

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзбәкстанда Башкортстан катнашлыгында зур сәнәгать проекты башландыҮзбәкстанда Башкортстан катнашлыгында зур сәнәгать проекты башланды
Үзбәкстанда Башкортстан катнашлыгында зур сәнәгать проекты башланды

21 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев Үзбәкстанда уртак «Бекабад» индустриаль технопаркын төзүгә старт бирде.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру турында килешү 2025 елның декабрендә Русия-Үзбәкстан хөкүмәтара комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча төзелгән хезмәттәшлекне үстерүнең юл картасына кертелгән иде. Шул вакыттан бирле яклар техник, финанс һәм хокукый мәсьәләләрне хәл иткән. Технопаркның идарәче оешмасы итеп Башкортстан инвестицион идарәче компаниясе билгеләнгән.

— Башкортстан бу зур проектка шактый күләмдә акча салу турында карар кабул итте. Без «Бекабад»ның үсеш мөмкинлекләрен күрәбез. Иң мөһиме — биредә үзебезне туган җирдәге кебек хис итәбез, телләребез дә, гореф-гадәтләребез дә охшаш, — диде Радий Хәбиров.

Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев, үз чиратында, Үзбәкстан ягы инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм уртак проектларга ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

«Бекабад» технопаркы 100 гектар мәйданда урнашачак. Биредә җитештерү биналары, складлар, йөк төяү һәм бушату мәйданчыклары, офислар, банк, туклану урыннары төзү планлаштырыла. Территория кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителәчәк.

Башкортстанның берничә компаниясе инде технопарк резиденты булырга теләк белдергән. Алар өчен салым һәм таможня ташламалары каралган.
Аерым алганда, «Ортостан.ру» җәмгыяте сәнәгать һәм төзелеш объектлары өчен металл конструкцияләр җитештерү заводы төзергә ниятли. Предприятиенең елына 25 мең тонна продукция җитештерү мөмкинлеге булачак. «Буринтех» фәнни-җитештерү предприятиесе һәм «Узбекнефтегаз» компаниясе нефть һәм газ скважиналарын бораулау һәм ремонтлау өчен җиһазлар җитештерү, шулай ук сервис хезмәтләре күрсәтү буенча уртак предприятие булдыру мөмкинлеген карый.

Тантана вакытында Радий Хәбиров һәм Зойир Мирзаев технопаркның беренче ташына киләчәк хезмәткәрләргә һәм резидентларга мөрәҗәгать салынган вакыт капсуласын урнаштырды.

Журналистлар белән аралашканда Радий Хәбиров Башкортстан өчен бу чит илдә технопарк төзүгә зур күләмдә инвестиция кертүнең беренче тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте.

— Без булачак резидентларны инде беләбез. Аларны салым һәм таможня шартлары, инженерлык челтәрләренә тоташтыру һәм эшче көч белән тәэмин итү буенча ярдәм чаралары канәгатьләндерә. Бекабад районы халкы өчен исә бу — яңа эш урыннары, урындагы бюджетка салым керемнәре һәм социаль хәлне яхшырту мөмкинлеге, — диде республика Башлыгы.

Зойир Мирзаев билгеләп үткәнчә, Бекабад элек-электән металлургия үзәге булып санала. Шуңа күрә биредә тәҗрибәле белгечләр табу мөмкинлеге зур. Моннан тыш, Таҗикстан чигенә кадәр нибары биш чакрым булуы технопаркның экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә.

Шул ук көнне Ташкентта Радий Хәбиров Русиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Ерхов белән очрашты.

Яклар Башкортстан һәм Үзбәкстан төбәкләре арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү, республика предприятиеләренең Үзбәкстан базарындагы эшчәнлеге һәм яңа инвестиция проектлары турында фикер алышты. Аерым игътибар «Бекабад» технопаркын төзүгә бирелде.

Очрашуда мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралды. Аерым алганда, Сәмәркандта Башкортстан тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелүче балалар хосписы турында сүз барды. Республика белгечләре Үзбәкстандагы хезмәттәшләренә учреждениене проектлауда һәм аның эшен оештыруда ярдәм күрсәтә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев