+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 март 2021, 12:55

Путин Горбачевның тарихтагы ролен бәяләде

Русия Президенты Владимир Путин СССРның элекке президенты Михаил Горбачевның Ватан һәм дөнья тарихындагы ролен бәяләде.

Русия Президенты Владимир Путин СССРның элекке президенты Михаил Горбачевның Ватан һәм дөнья тарихындагы ролен бәяләде.
Дәүләт башлыгының Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлаган телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
“Сез тулы хокук белән безнең ил һәм дөнья тарихы барышына сизелерлек йогынты ясаган чагу, ординар булмаган заманның күренекле дәүләт эшмәкәрләре төркеменә карыйсыз”, – диелә котлауда.
Путин Горбачевка сәламәтлек теләгән һәм иң изге теләкләрен җиткергән.
Кичә СССРның элекке президентына 90 яшь тулды. Ул совет лидерлары арасында гомер озынлыгы буенча рекорд куйды. Горбачев юбилеен Zoom аша якыннары, дуслары, замандашлары белән билгели.
Сәясәтче СССРны 1985 елдан алып, ул таркалган 1991 елга кадәр җитәкләде.
Фото: Михаил Климентьев / РИА Новости
Читайте нас: