+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 февраль 2021, 20:30

"Русия - алда!" - диде Путин

"Русия коронавирустан вакциналар ясау буенча дөньяда алдынгы позицияләрне били, бу - зур фәнни уңыш", - дип белдерде Президент Владимир Путин.

"Русия коронавирустан вакциналар ясау буенча дөньяда алдынгы позицияләрне били, бу - зур фәнни уңыш", - дип белдерде Президент Владимир Путин.

Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

Ул ассызыклаганча, Русия — үзе ясаган өч вакцинасы булган бердәнбер ил. "Һичшиксез, бу - зур фәнни уңыш», - диде дәүләт башлыгы Фән һәм мәгариф советы утырышында.

Русиядә хәзерге вакытта COVID-19га каршы ике вакцина теркәлгән. Беренче булып теркәлүне Гамалея исемендәге үзәк эшләгән «Спутник V» дип аталучы ике компонентлы препарат узды. Икенче булып базарга "Вектор" үзәгеннән "ЭпиВакКорона" вакцинасы чыкты.

Үз территориясендә "V Спутник"ны куллануны инде 12 ил хуплады. Болар: Белоруссия, Аргентина, Боливия, Сербия, Алжир, Палестина, Венесуэла, Парагвай, Төркмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия һәм Пакистан. Русиядә "Спутник V" белән вакциналау узган елның декабреннән бирле дәвам итә.

Өченче "КовиВак" вакцинасының тармакка рәсми чыгуы февральдә көтелә.

Фото: "РИА Новости"


Читайте нас: