+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 сентябрь 2020, 17:15

Тәтешледә яңа хакимият башлыгы

Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның вәкаләтләре туктатылды.

Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның вәкаләтләре туктатылды. Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәевның вәкаләтләрен туктату турындагы карар депутатлар тарафыннан V чакырылыш район Советының беренче оештыру утырышында 22 сентябрьдә кабул ителде, дип хәбәр иттеләр хакимияттә. Муниципалитет хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп элек район башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары булып эшләгән Фәнүр Рәфис улы Шәйхисламов билгеләнде. Моңа кадәр Фәнүр Шәйхисламов 2016 елдан Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары вазыйфасын башкарды. Фото:bashinform.ru
Читайте нас: