+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2021, 15:35

Яшәргә дә яшәргә иде...

29 мартта Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Марат улы Дихин белән хушлашу үтте. Муниципалитет җитәкчесе 27 мартта каты авырудан соң вафат булды. Мәрхүм белән хушлашырга аның туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.

29 мартта Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Марат улы Дихин белән хушлашу үтте. Муниципалитет җитәкчесе 27 мартта каты авырудан соң вафат булды. Мәрхүм белән хушлашырга аның туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.

Матәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

- Бүген Аскын районына авыр уйлар белән килдек. Иптәшләребезне соңгы юлга озату бик авыр. Яшь егетләр киткәндә тагын да авыррак.

Ришат Марат улы безнең дустыбыз, район хакимияте башлыгы иде. Аңа нибары 33 яшь, яшәргә дә яшәргә иде. Шуңа да икеләтә авыр. Коронавирус - бик мәкерле авыру. Без бик яшь кешене югалттык.

Ришат Марат улы ике ел безнең командада эшләде. Аскын районы башлыгы вазыйфасына кандидатураны эзләгәндә, аны Агыйделдә таптык, ул анда эшли иде. Бик актив, инициативалы егет, якты, нәзакәтле һәм позитив кеше иде. Шуңа да халык аңа районны ышанып тапшырды.

Әлбәттә, ике ел эшләү - бик аз вакыт. Аның районны үстерү буенча яхшы планнары бар иде. Ул кешеләрне яратты. Аскын районы өчен җаным һәрвакыт тыныч булды, чөнки мин аңлый идем: бәлки, аның кайдадыр тәҗрибәсе җитеп бетмәсә дә, белеме һәм эшләргә теләге бар.

Ришат Марат улының тормыш юлы бик кызыклы иде. Ул бик яхшыга ике югары уку йорты тәмамлаган. Аскын районында да отличник булырга тырышты. Аның идеяләре күп иде. Шуларның берсен - биредә полилингваль гимназия төзүне - без аның истәлегенә гамәлгә ашырырбыз.

Ришат Марат улының әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашам. Балаңны җирләү - зур кайгы. Көч һәм сабырлык бирсен сезгә.

Хатыны һәм балаларының да кайгысын уртаклашам. Без сезне ялгыз калдырмаячакбыз, һәрвакыт сезнең турында кайгыртачакбыз.

Ришат Марат улы турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланачак, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортсан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: