+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 октябрь 2019, 16:56

Әминә Шәфыйкова - мәдәният министры

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Әминә Шәфыйкова мәдәният министры итеп тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Әминә Шәфыйкова мәдәният министры итеп тәгаенләнде.
Шәфыйкова Әминә Ивний кызы 1974 елның 24 мартында Бөрҗән районының Ыргызлы авылында туган. З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
1997-2004 елларда – З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә преподаватель, өлкән преподаватель, доцент, 2004-08 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының гуманитар мәсьәләләр һәм милләтләр эшләре бүлегендә әйдәүче белгеч, баш белгеч, мәдәният, спорт, киңкүләм мәгълүмат чаралары, милли һәм яшьләр сәясәте бүлегендә баш консультант, 2008-12 елларда – З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә ректорның өстәмә һәм югары уку йортыннан соң белем бирү буенча урынбасары, доцент, махсус фортепиано кафедрасы профессоры, ректор, 2012 елдан Башкортстанның мәдәният министры вазыйфаларын башкарды.
Башкортстанның атказанган артисты.
Читайте нас: