+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Районнардан хәбәрләр
24 Октября 2025, 05:53

Агач үсентеләре утыртылды

Шаран районында республика­күләм “Яшел Башкортстан” акциясе зур күтә­ренкелек белән узды. Барлыгы 900гә якын нарат һәм яфраклы агач үсентесе утыртылды. 

Агач үсентеләре утыртылдыАгач үсентеләре утыртылды
Агач үсентеләре утыртылды

Шаран авылында гына да 200дән артык агач туфракка тамыр җибәр­де.

Парк янында үткәрелгән чарада район хакимияте, Мәдәният сарае, мәгариф бүлеге, “Тепловик” предприятиесе, Яшьләр үзәге, Сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәткәрләре катнашты.

Акциядә чыгыш ясап, район хакимияте башлыгы Марат Әхмәдуллин: “Без бүген үз төбәгебезне яшелрәк һәм матуррак итү өчен берләштек. Бу агачлар тамыр җибәрсен, үссен – киләчәк буыннарга истәлек булсын”, – диде.

Шулай ук, чарада катнашучылар табигатькә сакчыл карашның әһәмиятен билгеләп үтте.

“Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында районның төрле төбәкләрендә агачлар утыртылды.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас