+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Районнардан хәбәрләр
24 Октября 2025, 06:01

Батырлар истәлеге мәңгеләштерелде

Бакалы районы Мостафа авылында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак бул­ган авылдашлар – Фирзәр Мәрдамшин һәм Рөстәм Фәхретдинов истәлегенә мемориаль тактаташлар ачылды. 

Батырлар истәлеге мәңгеләштерелдеБатырлар истәлеге мәңгеләштерелде
Батырлар истәлеге мәңгеләштерелде

Алар каһарманлыклары өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән.

Чарада муниципаль район Советы секретаре Илнур Гыйззәтуллин, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алевтина Халикова, геройларның әти-әниләре, якыннары, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.


Чара ахырында анда катнашучылар тактаташларга чәчәкләр салды, бер минут тынлык белән авылдашларын искә алды. Фирзәр һәм Рөстәмнең батырлыгы Мостафа халкы йөрәгендә мәңгелеккә уелып калачак.

Батырлар истәлеге мәңгеләштерелде
Батырлар истәлеге мәңгеләштерелде
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас