Объектлар “Сәламәтлек саклау” һәм “Озын һәм актив гомер” гомумдәүләт проектлары кысаларында төзелде. Һәр ФАПта пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылган – яңа җиһазлар, кирәкле дарулар, су, җылылык, Интернет белән тәэмин ителгән.
Мичуринск ФАПында 6 торак пункттан 720 кеше хезмәтләндереләчәк. Биредә тәҗрибәле фельдшер Альмира Гәрәева эшли.
Район җитәкчелеге билгеләп үтүенчә, мондый үзгәрешләр авыл халкына медицина ярдәме алуны тагын да якынайта һәм тормыш сыйфатын яхшырта.