-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Районнардан хәбәрләр
24 октябрь 2025, 11:05

“Герой парта”сы – хәтер символы

Республика көне һәм Бакалы районының 95 еллыгы алдыннан Иске Маты авылы мәктәбендә “Герой парта”сы проекты кысаларында тантана узды. Бу парта мәктәпнең элекке укучысы, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Вадим Кудряшов хөрмәтенә булдырылды.

“Герой парта”сы – хәтер символы
“Герой парта”сы – хәтер символы

Вадим Борисович берничә медаль, Оборона министрлыгының Рәхмәт хаты һәм “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Мәктәп укучылары һәм укытучылар аны горурланып искә алды. Чарада батырның әнисе Надежда Александровна, хатыны Эльвира Рим кызы, Амелия, апалары һәм беренче укытучысы катнашты.

Кунаклар арасында Бакалы районы Ветераннар советы рәисе Тимур Әсәдуллин, биләмә идарәсе вәкилләре һәм педагоглар да бар иде. Чара барышында ватанпәрвәрлеккә һәм хезмәт сөючәнлеккә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады.

“Герой парта”сы – хәтер, батырлык һәм буыннар бәйләнеше символы.

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас