-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Районнардан хәбәрләр
24 октябрь 2025, 10:58

Ил дәрәҗәсендә җиңүчеләр!

Яр Чаллы шәһәрендә билбау көрәше буенча Русия күләмендә узган ярышларда Шаран районы спортчылары зур уңышларга иреште.

Ил дәрәҗәсендә җиңүчеләр!
Ил дәрәҗәсендә җиңүчеләр!

Зарина Габидуллина, Марлен Теләкбаев һәм Аман Карипов – чемпионнар, ә Никита Рәсүлев, Мурат Гыйниятуллин һәм Ислам Шакиров бронза призерлары булды.


Урал аръягы беренчелегендә дә шушы ук көрәшчеләр призлы урыннар яулады. Аларның уңышында тренерлар А. Хөсәенов, З. Хәйруллин, Д. Агапитов, А. Васильевның өлеше зур.


Район халкы спортчылар белән горурлана һәм аларга киләчәктә дә зур җиңүләр тели.

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас