-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Районнардан хәбәрләр
24 октябрь 2025, 10:43

Кул көрәше буенча турнир узды

Югары Яркәй физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә герой-спортчы, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ике тапкыр Русия чемпионы Тимур Мөхәммәтов истәлегенә армрестлинг буенча турнир үткәрелде.

Кул көрәше буенча турнир узды
Кул көрәше буенча турнир узды

Бәйгедә 60тан артык спортчы көч сынашты. Абсолют чемпион булып Иске Күктау авылыннан Альмир Нуриманов танылды. Барлык катнашучылар медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.


Ярышларның төп максаты – Тимурның батырлыгын искә алу һәм яшь буынны батырлар рухында тәрбияләү.


Турнир ел саен үткәреләчәк.

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас