Бүләкләнүчеләр арасында Илеш районыннан Равил Фәттахов та бар иде. Ул “Русия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы” исеменә лаек булды.
37 елдан артык намуслы хезмәт юлы узган белгеч бүген Илеш ветеринария станциясенең лаборатория бүлеген җитәкли. Хезмәттәшләре дә Равил Әгъзам улын ихлас котлады.