-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Районнардан хәбәрләр
9 декабрь 2025, 16:31

Әни — гаиләнең йөрәге

Югары Яркәй авылында оештырылган иҗади бәйге иң газиз кешеләребезгә багышланды

Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге


Ана назыннан өйләр ямь ала, күңелләр җылына, ә балалар көч, илһам таба. Шуңа күрә Аналар көненә багышланган һәр чара – йөрәкләргә үтеп керүче, искиткеч мизгелләр бүләк итүче бәйрәмгә әверелә.

Югары Яркәй авылының Балалар иҗат үзәгендә икенче ел рәттән “Ягез әле, әниләр!” бәйгесе узды.
“Һәр катнашучы – җиңүче. Чөнки әни булу үзе үк батырлык. Бәйгегә килгән әниләрнең үз-үзен тотышы, сәләтләре, гаиләләрен таныштыру алымы – сокланырлык. Әниләр аш-су осталыгын, оста куллы булуларын күрсәтте, матурлык тудырды, иҗади чыгышлар белән таң калдырды”, – диде Балалар иҗат үзәге директоры Айгөл Мостафина.
Бәйгедә уңган, һәр яктан өлгер, чын мәгънәсендә “йорт учагының сакчылары” булган өч әни катнашты.
Регина Габдрахманова гаиләсе – республика күләмендә узган гаилә конкурсында беренче урынны яулаган. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” – бу девизны алар тормышта да раслый. Регинаның тормыш иптәше – районның “Үзәк МТС” җәмгыятендә инженер, ә ул үзе – баш бухгалтер. Балалары да һәрьяклап актив: укый, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә. Бәйгедә алар бер иҗади команда булып чыгыш ясады.
“Әниләр бәхетенең сере – тату, бәхетле гаиләдә. Бәхетле гаиләдә әти-әни дә, балалар да бәхетле була. Мондый бәйгеләр гаиләне тагын да бердәмрәк итә. Кайчак без көндәлек тормышта бергә эшләргә тиешле эшләрне онытабыз: ашыга-ашыга үзебез генә башкарып куябыз, ә балаларны еш кына бу эшкә катнаштырмыйбыз. Мондый чаралар гаиләне тагын да якынайта”, – ди Регина Рәвис кызы.
Әлфия Нәбиева – Яңа Күктау авылыннан. Ике кыз һәм бер ул үстергән әни быел район сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясады. Ул кыюлыгы, шигырь уку, милли мода күрсәтү һәм аш-су осталыгы белән тамашачыны сокландырды.
“Әни бәхетле булса, бөтен гаилә бәхетле. Шуңа күрә әниләргә ныклы сәламәтлек, бәхет телим”, – ди Әлфия Азат кызы.
Элиза Гарифуллина – Иске Күктау мәдәният йорты җитәкчесе. Сәхнәгә кызлары белән бергә чыгып, моңлы җырлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Ул – иҗатны да, әни вазыйфаларын да, җәмәгать эшен дә бергә үрнәкле итеп алып бара.
“Әни булу бәхете – ул балала­рыбызның шатлыкларына сөенү, аларның җыр-бию осталыгын, төрле шөгыльләр белән мавыгуын күрү. Әниләр алар өчен нәрсә генә эшләми: хәтта гәзиттән дә костюм тегә ала. Без – балалар өчен зур үрнәк. Безгә карап, алар да сәхнәгә омтылыр”, – ди Элиза Илшат кызы.
Нәниләрнең әниләренә бүләге дә булды. Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар җырлады, биеде, әниләренә мәхәббәтен, рәхмәтләрен белдерде.
Әниләрнең йөрәгеннән сибелгән нурдан дөнья яктыра. Бәйгенең асылы да – шул нурны күрү, әниләрне хөрмәтләү, аларга баш иеп, Рәхмәт җиткерү булды.


Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Әни — гаиләнең йөрәге
Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас