

Алты балага гомер биргән, 15 оныгы һәм 17 туруны уңышларына куанып яшәүче Нәҗимә Әкрам кызы Исламова бәхетле картлык кичерә. Балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен, игелек-изгелеген тоеп, үзенең бәхет җимешләреннән көч алып яши ул бүген.
– Аллаһка мең шөкер, балаларым барысы да тәртипле, акыллы, белемле, тәүфыйклы булып үсте. Эш белән кайнап, тәрбияне дә әллә ни бирә алмаганбыздыр, мөгаен, туйганчы иркәли дә алмадым үзләрен. Олыгайган көнемдә ярдәм итәләр, хәстәрлек күрсәтәләр, моның өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Яраткан әни, дәү әни булудан да зур бәхет юк, – ди 87нче яшен ваклаучы Нәҗимә апа.
Нәҗимә Әкрам кызы туган нигез җылысын саклап, матур итеп дөнья көтә. Пар канаты булган ирен, бер баласын югалту кайгысын да кичергән ул. Һәр аткан таңда балаларына, оныкларына, якыннарына иминлек, сәламәтлек сорап, илебез тыныч, күгебез аяз булуын, яугирләребезнең махсус хәрби операция зонасыннан исән-имин, Җиңү белән кайтуларын теләп, догалар укый.
Нәҗимә Әкрам кызы 1939 елның августында Билгеш авылында Әкрам Әсләм улы һәм Хәтимә Исламгали кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Ике абыйсына һәм ике энесенә яраткан сеңел һәм хәстәрлекле апа була ул. Әтисе – Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан ветеран. Бөек Ватан сугышы башлангач, тылда халык белән бергә агач кисүдә, аны су юлы белән Уфага озатуда катнаша, шулай итеп Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә.
Нәҗимә Әкрам кызы сугыш елларында ачлык, мохтаҗлык михнәтләрен балалыгы белән белеп-тоеп бетермәсә дә, кычыткан, кузгалак җыеп, алабута, кәлҗемәдән икмәк пешереп ашауларын, кием булмавын, яшәү авырлыгын яхшы хәтерли, бүгенге бай тормышка кат-кат шөкер итә.
– Әнием сөйләгән бер вакыйга хәтердә нык уелып калган. Ике атналык бала – минем белән әнием басуга урак урырга бара. Мине эш вакытында сослага салып калдыра. Эш кыза, мин ерагайганнан-ерагаям. Шулчак бик көчле җил чыгып, мине очырып алып китә. Әни килеп кулына алганда бик нык куркып, күгәргән булганмын. Авылыбызның Ак әбие догалар укып өшкергәч кенә савыкканмын. Аллаһка мең шөкер, гомерем булгач, бар авырлыкларны җиңеп, бүгенге көнгә килеп җиттем. 7-8 яшьтән әнигә ияреп эшкә йөри башладым, ындыр табагында ашлык иләү, яфрак җыю, басуда чүп утау, сарык көтү, су ташу... Ничек авыр булса да, әти-әни безне укытырга тырышты. Җиде сыйныф белем алдым. Китап, дәфтәр, язу өчен кара табуы авыр иде. 5 сыйныфтан җәен көтү көтә башладым, мәктәпне тәмамлагач, “Төй” колхозына караган сарык фермасында эшләдем. Эш шартлары авыр иде. Бөтен эш кул көче белән башкарылды. Сарык йонын, итен тапшырырга план бирелә. Аны, бала гына булсак та, арттырып үтәргә тырыштык.
Булачак тормыш иптәшем – Солтанбәк авылы егете Мохтасар Шәрәфлислам улы Исламов белән дә тәү тапкыр район үзәгенә йон тапшырырга барганда очраштык. Берничә ел дуслашып йөрдек. Ул миннән алты яшькә өлкәнрәк, уңган, мәһабәт гәүдәле, белемле егет иде. Авыллар арасы ерак булса да, ул җәяү, йә булмаса, ат җигеп, килеп җитә иде. 1958 елның ямьле җәй көннәрендә тарантаска утырып Солтанбәк авылына килен булып төштем, – дип хатирәләргә бирелә Нәҗимә апа.
Мохтасар Шәрәфлислам улы күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Сугыш елларының авырлыкларына сынмый-сыгылмый, белем алырга омтыла. Тәүдә Солтанбәктә, аннары Үрмияз авылында укып, урта белем ала. Арытаба Аскын һөнәрчелек мәктәбен тәмамлый, Дуван авыл хуҗалыгы техникумында укый.
Дипломлы белгеч туган авылында электрик, бригадир, урманчы һәм башка бик күп җаваплы эшләр башкара, авыл Советына депутат итеп тә сайлана. Халык өчен, авылны күтәрү өчен күп тырыша. Балаларына һәрвакыт үрнәкле әти була. Әйткәндәй, Мохтасар Исламовның 13 оныгы да дәү әтиләре юлын дәвам итеп, югары уку йортларын тәмамлап, илгә, халыкка хезмәт итә.
Нәҗимә Әкрам кызы алты балалы гаиләгә килен булып төшә. Озакламый яшь гаилә үз көчләре белән яңа йорт салып керә. Яшьләрнең бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре: Гүзәлия, Газинур, Фәйзия, Ризида, Нәзилә, Галинур дөньяга килә. Бу гаиләдә тәртип саклау, белемгә омтылыш, хезмәткә сөю, олыны – олы, кечене кече итү, туган телне, туган җирне ярату һәр баланың күңеленә бәләкәйдән салына. Гүзәлия укытучы һөнәрен үзләштерә. Дипломлы белгеч туган авылына кайтып эш башлый, 32 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Тормыш иптәше белән ике балага гомер бүләк итәләр.
Уллары Газинур югары уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын чит җирдә башласа да, күңеле туган якка тарта: гаилә корып, туган авылына кайта. Хезмәт эшчәнлеген Солтанбәк авыл Советында хакимият башлыгы булып дәвам итә. Авылга юл салу, телефон элемтәсе үткәрү, яңа мәктәп төзетү, тарихны яңартып, Сөянтүз вакыйгасы булган урынга стела куйдыру кебек зур эшләр башкара. Туган авылы, җире, халкы өчен күп көч сала. Арытаба “Южарланнефть” җәмгыятендә эшләп, хаклы ялга чыга.
Кызлары Ризида авылда озак еллар фельдшер булып эшләп, халык сәламәтлеге сагында тора. Кызлары Нәзилә, уллары Галинур да югары уку йортларын тәмамлап, гаилә корып, балалар үстереп, Солтанбәк авылында үрнәкле гаиләләре белән бәхетле гомер кичерәләр.
Исламовлар гаиләсенә бала кайгысы кичерергә дә туры килә. Биш айлык чагыннан авыр чир белән көрәшкән кызлары Фәйзия 22 яшендә бакыйлыкка күчә. Кайгыны алар бергәләп күтәрә.
Нәҗимә Әкрам кызы мәктәптә техник хезмәткәр булып хезмәт сала. Анда озак еллар эшләп, хаклы ялга чыга. Исламовлар зур шәхси хуҗалык тота, бакча тутырып җиләк-җимеш үстерә, бал кортлары да карый. Зур йортлары, чәчәкләргә күмелгән ихаталары тирә-якка ямь биреп тора. Пөхтәлек, йорт-кураның төзеклеге хуҗаларның уңганлыгы, тырышлыгы турында сөйли. Исламовларның биш баласы да туган авылларының күрке булып гөрләтеп дөнья көтә, туган җирләрен ямьләп яши. Әти-әни өчен шуннан да зур куаныч бармы соң! Әле балалары, әле оныклары килеп, кадерле кешеләренең хәл-әхвәлен белешеп, ярдәмләшеп тора. Туган җанлы гаиләдән кеше өзелми. Нурлы йортта балалары, оныкларының шат тавышы тынмый.
Нәҗимә апаның тырыш куллары утырткан гөл-чәчәкләр җәен-кышын шау чәчәккә күмелә. Ул аш-су әзерләп, икмәк, коймак, күмәчләр пешереп балаларын көтә. Ни аяныч, газиз балаларының уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Бу кайгыны ул намаз укып, балалары, оныклары белән бергә җиңеләйтә, Аллаһтан сабырлыклар сорый.
– Әниебез олы яшьтә булса да, сөбханаллаһ, өй эшләрен үзе башкара. Туган йортыбызны ямьләп, безне бергә җыеп, һәр эшебезгә хәер-фатыйхасын, киңәшләрен биреп гомер кичерә. Безне матурлыкны күрә белергә, эшне яратып башкарырга, хезмәт сөяргә, гадел булырга, үз тырышлыгыбыз белән дөнья көтәргә өйрәтте. Үзем дәү әни булсам да, аның күңел җылысы, киңәшләре бик кирәк. Әниебез безнең белән бәхетле булса, без әниебез белән меңләтә бәхетле. Аның күңел җылысы барыбызга да җитә. Киләчәктә дә озак еллар әниле, дәү әниле булып яшәргә язсын, – ди Гүзәлия Мохтасар кызы.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Нурсинә ӘХМӘРОВА.
Аскын районы.