+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Күршеләр – иң якын кешеләр”

Краснокама районының Яңа Янъегет авылында урам бәйрәме узды

“Күршеләр – иң якын кешеләр”“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”

Әлеге чараны “Атайсал” республика проекты кысаларында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.

Җырлы-моңлы, уен-көлкеле урам бәйрәме гөрләп узды. Килгән кунаклар, күршеләр рәхәтләнеп ял итте, якыннары, дуслары белән аралашты.

Венера Мәгъсүмова, Марсельеза Камбарова, Әлфия Сәетова, Глүдә Гарипова, Анфиса Габдрахманова, Нәрисә Садыйкова матур җырлар башкарса, Фәүзия Әхтәмова дәртле биюләрен бүләк итте. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Авылыбыз кунаклары Физәхия һәм Әнис Сафуановларның моңлы җырлары да тамашачыларның күңеленә хуш килеп, ямь өстенә ямь булды. Чараны музыкаль яктан Алсу Габдрахманова бизәде.

Бу көнне балалар өчен уеннар да оештырылды. Алар капчык киеп йөгерде, кашыкка йомырка салып узышты һәм башка уеннарда да катнашып, бүләкләр алды.
Бәйрәм сый-хөрмәткә бай табын артында дәвам итте. Авылдашлар тагын очрашырга сүз куешып таралышты.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Румия ГАЛИЕВА.
Краснокама районы.

“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”
“Күршеләр – иң якын кешеләр”
Автор:Денис Таваев
Читайте нас