+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь 2014, 03:00

“Айсучишмә”ле авыллар

Рәшит Муллабаев җитәкләгән шушы исемендәге җәмгыять Миякә районының өч дистәдән артык торак пунктын эчәр су белән тәэмин итә.Оештырылуына әле алты ел да тулмаган “Айсучишмә”нең өр-яңа заманча базасын, андагы куәтле махсус техниканы күргәч, ирексездән, монда эшләгән егет һәм кызлар өчен горурлык хисе кичерәсең. Ә инде 21 кешедән торган тату һәм бердәм хезмәт коллективын җитәкләүче Рәшит Муллабаев үзе аерым ихтирам уята.

Күп кенә авылларда су белән авырлыклар булуын белгән Рәшит Равил улына халыкны эчәр су белән тәэмин итү теләге, әлбәттә, буш урында килми. Ул суүткәргечләрнең нәрсә икәнен дә белмәгән төпкел авылда туып-үсә. Тирә-ягын төрле сулыклар уратып алган Яшелкүл халкы саф суны кое казып, даими рәвештә кое тазартып эчәргә мәҗбүр була. Рәшитнең авылдашлары өйләренә үк кертелгән эчәр су турында хыяллана да алмый. Бәлки әле Яшелкүлнең юкка чыгуы да күпмедер дәрәҗәдә шул суга интегү белән бәйледер. Әйткәндәй, Рәшит Муллабаев бүген район халкын саф су белән тәэмин итеп кенә калмый, туган авылын яңадан тергезү теләге белән дә яна. Ул моның өчен тәүге адымны ясаган да инде – кайчандыр үзе үскән төбәктә мини-ферма һәм анда эшләүчеләр өчен йорт салган. Берничә елда сыер малы 60 башка җиткән, сарыклар да күзгә күренеп үрчи, кош-корт турында сүз дә юк. Муллабаевка, әлеге ферманы оештырып, район үзәгендә кая кереп сыенырга белми йөрүче тәгаен яшәү урыны булмаган берничә кешене эшле һәм ашлы иткәне өчен генә дә рәхмәт әйтерлек. Ә аның ниятләре күпкә изгерәк – балачак дусы, Җилдәр мәктәбе директоры Зәбир Газизов белән туган авылына яңадан җан өрүне кайгырталар.
— Ныклап тотынсаң, безнең күлне дә халык мәнфәгатендә файдаланып була – андагы зәңгәр балчык искиткеч шифалы бит! – ди күңелендә сүнгән авылны тергезү планын йөртүче егетләр.
Ул күлнең шифалы яклары әлегә рәсми рәвештә тикшерелгәне юк, әмма шунысы факт — Яшелкүлдә туып-үскәннәр буын чиренең нәрсә икәнен белми. Спортта да аларга тиңнәр юк. Шул ук Рәшит Муллабаев чаңгы спорты буенча республика җыелма командасында чыгыш ясый, ә районда күп еллар аңа җитүче чаңгычы булмый.
— Җәй буе шул күл балчыгында ауный идек – чирне белмәдек, — ди Рәшит Равил улы.
— Районда спортны үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау өчен Рәшит Муллабаев кебек көч салучылар күбрәк булсын иде әле! – ди кайчандыр Миякә спортчыларын җитәкләгән, ә бүген район Советы секретаре булып эшләүче Салават Хафизов, Рәшит Равил улы турында сүз чыккач.
Муллабаев спорт чараларының спонсоры булу белән беррәттән, үзе җитәкләгән бәләкәй генә коллективны да тулысынча спортка җәлеп иткән. Аның чаңгычылары, волейболчылары, йөзүчеләре район бәйгеләрендә даими җиңү яулап килә.
Читайте нас: