+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь 2014, 03:00

Җәйнең соңгы бүләге

Безнең якта тынгысыз, җитез, һич тик тора белмәүче кешеләрне “борча” дип йөртәләр. “Ут борчасы” да диләр әле. Бу чагыштыру, әлбәттә, яхшы мәгънәдә әйтелә. Дуслары-танышлары Хәлә ханымны да үзара шулай атый. “Ай, борча безнең Хәлә, җитешмәгән җире юк!” — дип, аның энергиясенә, хәрәкәтчәнлегенә, оештыру сәләтенә сокланалар. Хәлә ханым ире Могамир абый белән Кузгау авылында яши. Әйтүемчә, “тыныч кына” яши белми алар: әле авыл халкы өчен концертлар оештыралар, әле башка бәйрәм уйлап табалар. Быел туган авылларына янә бер матур бәйрәм бүләк итәргә булдылар.

— Башка якларда, гөрләп, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәре, Сабантуйлар үтә, авылларыннан чыккан зур артистлар концертлар бүләк итә. Безнең Кузгау кемнән ким соң, күпме кеше туган төбәген, нигезен бер кайтып күрергә зар-интизар булып читтә яши. Бәйрәм оештырсаң, алар да кайтмый калмас иде, дип уйладык та, авылдашлар бәйрәме үткәрергә булдык. Бал спасына туры килгәнгә, аны “Бал бәйрәме” дип атадык, читтән кайткан авылдашларыбызны туган җирнең тәмле балы белән сыйларбыз, дип, өстәлләр әзерләдек, авылның данлыклы умартачылары Исламовлар, Шакировлар татлы сыйлары белән уртаклашты, — ди Хәлә Сөләйман кызы.
Могамир Ильясов — вахта ысулы белән читтә эшләп йөри, шуңа да туган авылына кайту белән оештыру эшләренә чума. Бәйрәм үтәсе яланны чабудан башлап, сәхнә, эскәмияләр, спорт мәйданчыклары — барысын да тиз арада әзерләргә кирәк була. Бүләкләргә киткән чыгымнарның да күбесен Могамир Карам улы һәм шушы авылдан чыккан эшкуар Альбина Фәрхәтшина күтәрәләр. Дөрес, авылдашларының матур ниятен күтәреп алучылар да табыла, Гүзәл Суфиянова, Рәфис Халитов, Гинарик Хафизов, Дилшат Гайнетдинов, Мирзахан Сәлахов, Марат Сәрваров, Мирдәлиф Исламов, фермер Айрат Каюмов, Светлана һәм Феликс Зыязетдиновлар, Альберт Хафизов, Наил Гәрәев, Азат Хәертдинов кайсы — акчалата, кайсы техника белән ярдәм итәләр. Шулай ук, 1957 елда мәктәп тәмамлаган сыйныфташлар Илүзә Акмалова, Рәзилә Шәяхмәтова, Зиада Гарипова, Рүлия Нурисламова, Яңа Кабан авыл Советы, “Кама” хуҗалыгы ярдәмгә килә. Шулай итеп, моңарчы егерме ел Сабантуй күрмәгән авылда зур бәйрәм әзерләнә.
Барлык шартын китереп, сөлге җыюдан башлыйлар, онытылып барган йолаларның кабат тергезелүен күреп, олы яшьтәге абзый-апаларның күзләре яшьләнә. Ә иртәгәсен олы ялан гөрләп тора, бер мәйданчыкта яшьләр волейбол уйный, гер күтәрүчеләр көч сыный, бала-чага өчен уеннар оештырыла, агачка бәйләнгән тәкә сабыр гына бил батырын көтә, сәүдә нокталары эшли.
Ә мәйдан уртасындагы сәхнәне артистлар били. Бу якларның талантларга искиткеч бай булуын тагын бер кабат раслап, сәхнәгә җырчылар, биючеләр чыкты. Әтиле-уллы Хәлил һәм Алмаз Камалиевларны халык кат-кат соратып җырлатты, гармунчылар династиясе – Төхвәтуллиннарны алкышларга күмде. Һәм инде, әлбәттә, җырчы-гармунчы Могамир Ильясовның үзен бик озак сәхнәдән төшерми тотты. Аны кызлары Зөлфия, оныклары Гюнель алыштырды, алар башкаруындагы җырлар да тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмне алып баручылар, районның парлы сандугачлары – Миңнегөл һәм Рамил Лотфуллиннар Кузгау халкына яңадан-яңа матур җырлар бүләк итте. Концерт чыгышлары котлаулар, тәбрикләүләр белән чиратлашып барды.
Әлеге бәйрәмдә сәхнәгә менеп бүләк алмаган бер авыл кешесе дә калмады булса кирәк. Күрә белсәң, һәркемнең үзенчәлеге, матур сыйфатлары, мактарлыгы бар икән. Әйтик, авылдашлары Тутыя апа Тимершәяхова пешеренергә искиткеч оста, кемдә туй, юбилей – чәк-чәк пешерүен үтенеп, аңа киләләр. Киң күңелле авыл апасы берсен дә кире какмый, барысына да булыша. Озак еллар авылдашларына шулай шатлык бүләк иткән кешене ничек бүләкләмисең инде?
Ә менә берәр җиргә барасылары булса, барысы да Ания апага мөрәҗәгать итә икән, ул, авырсынмыйча, хуҗалар өйдә юкта малларын да, йортларын да карап тора. Авылдашлары аңа “Йозак Ания” дип исем дә биргән. Ничек шундый кешене бүләксез калдырасың?
Озак еллар колхозда эшләгәннәр, иң күркәм йорт-ихата хуҗалары, илле ел бергә яшәүчеләр, медпунктта хезмәт салган Розалия Нуриәхмәтова, укытучы Саҗидә Сәрварова — бу көнне берсе дә читтә калмады. Һәркемнең мактаулы исеме һәм бүләге үзен тапты. Фатыйма Сәмигулина һәм Мәгафүр Шәйхразиевны авылның иң өлкән кешеләре буларак, авылдашлары сәхнә түренә чакырып алкышласа, сигез айлык Динара Нәҗметдинованы иң яшь кузгаулы буларак тәбрик иттеләр, сау-сәламәт булып үсүен теләделәр. Сценарий авторы киң күңелле Хәлә ханым берсен дә читтә калдырмады.
Рузилә Хафизова авылның тарихы белән дә таныштырып үтте. Кайчандыр бу авылны “Аккына”, “Урта Нугай”, “Читәнле” дип йөрткәннәр. Тамырлары белән ул 1860-70 елларга барып тоташа, быелгы бәйрәмнең аның 150 еллыгына туры килүе дә бик мөмкин.
Кунаклар белән дә танышабыз. Кемдер Ижевск шәһәреннән, кемдер Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Уфадан, Татарстаннан, хәтта Казахстаннан кайткан. Һәрберсенең авызында бер сүз: шушындый ямьле бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт!
— Бәйрәм итәргә җәй вакыт җитми калды, авыл кешесенең эше дә күп бит. Шулай да үткәрергә дип бер карар кылгач, чигенәсе килмәде, августның иң соңгы көннәренә калса да, тәвәккәлләп, бәйрәмне игълан иттек. Халык шатланып риза булды. Баксаң, бу чакта бер ял итеп алыр өчен иң уңайлы вакыт икән: печәннәр, утыннар инде хәзерләп куелган, бәрәңге әле башланмаган. Киләчәктә авыл бәйрәмнәрен ешрак үткәрергә дип торабыз, — ди Могамир абый.
Менә шундый алар — Хәлә белән Могамир Ильясовлар. Бөтен авыл өчен олы бер бәйрәм чарасы оештыруның кыенлыгын, мәшәкатьләрен, чыгымнарын һәркем чамалый торгандыр. Әмма алар үзләренә төшкән авырлыкны исәпкә дә алмый, чын күңелдән рәхәтләнеп ял иткән авылдышлары өчен сөенә, шатлана. Аларның никадәр изге эш эшләгәнен күрептер инде, Ходай Тәгалә моңарчы көн саен яуган яңгырларын туктатып, кояшлы ямьле көн бүләк итте, шулай итеп, “Бал бәйрәме” авылдашларның күрешү-очрашу, шатланышу бәйрәменә әверелде.
— Хөрмәтле авылдашлар, менә, исән-сау булгач, бүген очраштык-күрештек. Инде иртәгә, шушылай ук дәррәү булып, мәңгелек йортыбызга да барыйк, мәрхүмнәрнең хәлен белеп, зиратны чистартыйк, — дип игълан итте Хәлә Сөләйман кызы. Бәйрәмнең ярты төнгә кадәр дәвам итүенә карамастан, иртәгәсен, чыннан да, барча халык зиратка юнәлде. Җыештырып, ауган агачларны чыгарып, әллә ничә машина чүп түгеп, зиратны тәртипкә китерделәр. Менә шулай итеп, Ильясовлар сүнеп барган авыл тормышына җан өреп, барысы да кешенең үзеннән торуын тагын бер кабат исбат итте. Авыллар бетә, дип зарланып-сукранып яшәргә дә була. Ильясовлар кебек, яшәгән йортыңны гөлбакчага әйлән­дереп, үзең өчен генә түгел, барлык тирә-як өчен күңелле бәйрәмнәр оештырып, күтәренке күңел белән яшәргә дә мөмкин. Могамир абыйның планнары зурдан әле, үзе дә спортчы буларак, авыл яшьләре өчен спорт мәйданчыгы төзү турында хыялланып, шуның белән янып йөри, ә Хәлә ханым балыкчылар бәйрәме оештырырга әзерләнә...
Ильясовларның күңелләре киң, теләкләре матур, йөрәкләре зур. Шул зур йөрәкләренә үзләренең генә түгел, авылдашларының да борчу-шатлыклары сыйган. Җәмгыятебездә менә шушындый кешеләр булганга тормышыбыз алга бара да инде.
Читайте нас: