Шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерү башлангач, авылдашларым барлык милке белән колхозга кергән, якты, яңа тормышка йөз тотып яшәгән. Бу хыяллар өлешләтә булса да тормышка ашты, колхозлар икътисади яктан нык артта калган Балтач төбәген мул тормышка чыгарды. Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә — Иске Бигелде авылының, мәсәлән, 300 еллык тарихында ХХ гасырның 30-90нчы еллары икътисади һәм социаль яктан иң нәтиҗәле чор саналырга хаклы.
Аз куәтле электр станцияләренә дә ихтыяҗ туачак әле. Моңа, бердән, энергиягә хаклар арту сәбәпче булса, икенчедән, авылда хуҗалык итүнең шәхси нигездә алып барылуы булышлык итәчәк.
Кызганычка каршы, 90нчы елларда ук бөлгенлеккә төшкән колхоз озак яши алмады, аның нигезендә төрле милек формасындагы хуҗалыклар оештырылды, аннары банкротлыкка чыгарылды, ахыр чиктә алар милкенең бер өлеше сатылды, бер өлеше әрәм-шәрәм ителде. Күмәк хуҗалыкларны гамәлдән чыгарганда ныклы күзәтчелек булмау сәбәпле, 70 ел буена тупланган колхоз милкен сатып кесә калынайтучылар да булмады түгел, әлбәттә. Хәер, хәзер аларны табып җавапка тарттыру мөмкин дә түгел, чөнки бу күренеш район яисә республика өчен генә түгел, тоташ Русия өчен хас булды. Әмма өлкән буын вәкилләре элекке “Чулпан” колхозының өченче Иске Бигелде бригадасында нинди җитештерү обьектлары булганын яхшы белә. Ат һәм сыер абзарлары, тәүдә су корылмасыннан, аннары электр белән эшләгән тегермән, машина-трактор паркы, автогараж, тимерлек, агач эшкәртү цехы, ындыр табагы нигезенә кадәр сүтеп алынып, җиһазлары белән юкка чыгарылды.