+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 сентябрь 2014, 18:48

Укуда тырышлар, спортта җитезләр

Әлшәй районының Никифар мәктәбенә сәфәребез унберенчеләр белән якыннан танышудан башланды. Ни дисәң дә, чыгарылыш сыйныф укучылары — мәктәпнең аксакаллары урынында: белем туплаган, тәҗрибә уртаклашырга өйрәнгән, иң җаваплы чорга килеп җиткән кызлар һәм малайлар. Биредә унберенчеләр күп түгел — алты кыз һәм бер егет. Җитди сынаулардан курыкмый торган, үз алдына ныклы максат куя белгән заманча яшьләр алар. Нәкъ бу укучылар үзләрендә мәгариф өлкәсендә кертелгән яңалыкларны сынап карады, заманча технологияләр кулланырга өйрәнде, электрон көндәлеккә күчте. Һәм, ниһаять, быелгы уку елында кертелгән урыс теле һәм әдәбиятыннан иншаны да алар беренчеләрдән булып язачак. Сүзебезне декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучылары язачак шул имтихан-иншадан башладык. Сорауларны ничек кенә төрлән­дерсәк тә, инша язуга карата тискәре фикер ишетмәдек. Киресенчә, унберенчеләр бу сынауны кирәкле һәм вакытлы үткәрелә дип уйлый. “Андый иншаларны еш язабыз, безнең өчен ул бер дә авырлык китерми”, — дип тә өсти үзләре.

Әле укуның беренче атналары гына булуга карамастан, нинди фәннәр буенча БДИ тапшырачаклары турында да уйлана башлаган яшьләр. Араларында, төп фәннәрдән тыш, информатика, биология, җәмгыять белемен сайларга теләүчеләр бар. “Уку елы озын булса да, имтиханнарга әзерлекне бүгеннән башларга кирәк”, — ди алар. Шулай дисәләр дә, мәктәп еллары вакытында укуда күрсәткән нәтиҗәләре БДИга әзерлекнең беренче этабы булуын яхшы аңлый укучылар.
Сыйныфтагы бердәнбер егет Илназ Гарипов укудагы уңышлары турында сөйләргә яратмый. Ярый әле кызлар ярдәмгә килә. Узган елгы “Щербаков укулары” фәнни-тикшеренү конференциясендә Илназның “Русия космонавтикасы үсешендә Башкортстанның роле” эше (укытучысы — Зөмәрә Сафиуллина) районда иң яхшылардан саналып, 1нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән. “Җир — уртак йортыбыз” конкурсында да Илназ “Фотография. Табигать һәм кеше” номинациясендә җиңүче дип табылган. Тырыш егет география (укытучысы — Тәнзилә Миркаева) һәм астрономия (укытучысы — Әлфия Ишназарова) буенча район олимпиадасында 2нче урын яулаган.
Сыйныфтагы кызлар да сыната торганнардан түгел. Кемдер — уку, ә кемдер спорт буенча алдынгы. Мәсәлән, Ләйсән Усманова узган уку елында татар теле һәм әдәбияты (укытучысы — Гөлназ Вәлишина) буенча район олимпиадасында 3нче урын алган. Алар сыйныфташы Линара Шәяхмәтова белән урыс теленнән да белемнәрен сынап караган. Ә менә Ләйсән Хәбибуллина һәм Гөлназ Сафиуллина мәктәпнең иң алдынгы спортчылары сафында икән. Туризм буенча республика ярышында кызлар актив катнашкан. Гер күтәрү буенча да Ләйсән, көчле һәм оста спортчы булуын күрсәтеп, мактауга лаек булган.
Унберенчеләрдән һич тә калышырга теләмәүче сигезенчеләр белән дә якыннан таныштык. Сыйныфта 16 укучы: 10 кыз һәм 6 малай. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Вәлишина әйтүенчә, әдәби әсәрләр укырга яратучы, шигырь сөюче нечкә күңелле кызлар һәм спорт белән дус булган җитди егетләр укый бу сыйныфта. Алар, мәктәп чараларында актив катнашудан тыш, районда уздырылган иҗади конкурслардан һәм спорт ярышларыннан да читтә калмый. Мәсәлән, Диана Шаһиева татар теле һәм әдәбияты буенча шигырь конкурсында осталыгын күрсәтсә, Назгөл Шаһиева исә башкорт теле буенча районда 2нче урын яулаган. Айгиз Габитов белән Шамил Таҗиев хоккей буенча мәктәп командасының төп уенчылары булулары белән сыйныфташлары аеруча горурлана. Шамил җиңел атлетикада да иң яхшы спортчылар рәтендә, ул йөгерү буенча район ярышларында өч тапкыр беренчелекне яулаган. Физкультура укытучысы Флүр Гәрәевның ышанычлы һәм өметле яшь спортчылары булуын әледән-әле исбатлап тора алар.
Никифар мәктәбендә тырыш укучылар белем алуы, аларны үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы укытучылар укытуы турында районның мәгариф бүлеге методисты Рәмзия Якупова да билгеләп үтте. Биредәге кызлар һәм малайларның хезмәт сөюен, өмәләрдә, тирә-якны чүп-чардан чистарту буенча уздырылган язгы акциядә актив катнашуын, шулай ук, әлеге мәктәптә информатика фәненнән БДИ буенча иң яхшы нәтиҗәләр булуын да белдек. Быелгы уку елыннан электрон белем бирү буенча Никифар мәктәбе зонада база мәктәп булып торачагы, аңа 25 ел эш тәҗрибәсе булган информатика укытучысы Люция Абдуллина җитәкчелек итүе турында да горурланып сөйләделәр биредә. Сүз дә юк, заман белән бергә атлаучы педагоглар һәм укучылар эшләгән мәктәпнең киләчәге ышанычлы булыр.
Читайте нас: