+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2014, 03:00

Егетләргә тиң йөзьяшәр

Башкортстанның халык язучысы, күренекле галим Суфиян Поварисовның 90 яшьлек юбилеена багышланган, Зәки Вәлиди исе­мендәге Милли китап­ха­нәдә үткән очрашуга бик күп шагыйрьләр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. БДУның татар филологиясе һәм мәдә­нияте кафедрасы студентлары да бу чарадан читтә калмады.

Суфиян Шәмсетдин улы җыелган кунакларга үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Ул — Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыштан соң Суфиян абый укытучы, мәктәп директоры, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре булса, арытаба БДУның татар филологиясе кафедрасында эшли. Һәр урында ул һөнәри яктан үсәргә, уңышка ирешергә омтыла.
Ул иҗат юлын 29 яшен­дә язган “Бәхет” шигы­реннән башланды, дип исәп­ли. Суфиян Поварисовка иҗат бә­хете ишекләрен ачкан “Бәхет” 1953 елда “Кызыл таң” гәзитендә басылып чыга. Шул чордан башлап Суфиян Поварисов күп­санлы мәка­ләләр, шигырьләр, хикәяләр, драма әсәрләре, романнар яза.
Суфиян абыйны котларга килгән каләм­дәшләре арасында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбаев, язучылар, шагыйрьләр Сабир Шә­рипов, Хәсән Назар, Азат Магазов, Әхмәт Сөләйманов, Марсель Сәлимов, Әсхәр Кәш­фуллин, Фәния Чанышева, Фәния Габидуллина, Асия Чанышева бар иде.
Очрашу барышында кунаклар истәлекләр сөйләп, очрашуны тагын да бизәп, җан­ландырып җибәрде. Мәга­рифне үстерү институты һәм “Башкортостан укытыу­сыһы” журналы вәкилләренең котлавы Суфиян Пова­ри­совның “укытучылар укытучысы” булып яшәвенә матур дәлил булып яңгырады.
Милли китапханә хезмәт­кәр­ләре оештырган Суфиян Поварисов иҗатына багышланган күргәзмәне кызыксынып карадык. Күргәзмәдә урын алган Суфиян Пова­рисовның төрле елларда дөнья күргән бик күп китаплары бездә, яшьләрдә, автор тырышлыгына, тынгысызлыгына, иҗади сәләтенең озын гомерле булуына соклану уятты.
Читайте нас: