— Педагогия институтының худграф бүлеген тәмамлагач, мәктәптә рәсем укытучысы булып эшләдем. Үз остаханәмне булдыру хыялы белән янып яшәдем. Нәтиҗәдә, йортыбызны ике якка бүлдек тә гаилә бизнесы ачып җибәрдек. Агачтан эшләнгән савыт-сабаны рәсемнәр белән бизи башладык. Милли орнаментлы тәлинкә белән кашыкларга халык чират торып заказ бирә иде, — ди рәссам. — Әлеге талант нәселдән килә. Әтием дә бик оста рәссам булган. Кызым да, мәктәп тәмамлагач, белемен нәкъ шушы өлкәдә камилләштерергә булды. Укыганда каен тузын файдалану серләрен өйрәнеп кайтты да шушы эшкә тотындык. Баштагы мәлне җиңелрәк картиналар эшләсәк, хәзер бик җитди эшләргә дә алынабыз.
Кәгазьдә рәсем төшерү өчен кирәк әйберләрне кибеттән алсаң, монда – каеры артыннан урманга барырга кирәк. Аскын урман хуҗалыгы Сәгыйтовлар гаиләсенең әлеге шөгыле белән яхшы таныш. Шуңа да, агач кисәселәре булса, аларга алдан хәбәр итәләр. Гөлсөяр кызы Гүзәл белән май-июнь айларында бары тик материал җыю белән мәшгуль. Каен тузы караңгы, әмма яхшы җилләтелә торган бүлмәдә киптерелә.
Буяуларга килгәндә, монда темперлылар гына кулланыла. Алар бик тиз кибә һәм су тигән очракта да рәсемгә бернинди зарар булмый. Шуңа да аларны елына бер тапкыр суда юу рөхсәт ителә.
Заказга карап, каен тузы сайлана. Каен тузындагы һәр бизәк нәрсәне дә булса хәтерләтә, ә рассам буяулары белән шул бизәкләрне тулыландыра гына.
— Еш кына үзебезнең күргәзмәләрне оештырабыз. Иң популяр картиналар – табигать күренешләре. Торналарны яратып сатып алалар, чөнки ул һәр йортка бәхет һәм уңыш китерә. Ат сурәтләрен дә еш сорыйлар. Кызым белән көненә уртача зурлыктагы 10-15 картина ясый алабыз. Аларның күбесе заказ буенча. Кичә генә берничә сурәтемне мәскәүлеләр сатып алды. Пермьнән, Чиләбедән, Екатеринбургтан сорап киләләр. Реклама эшләп, сатып йөргәнебез юк. Халык бер-берсенең йортында безнең эшләрне күреп, үзе безне эзләп таба.
Мине рәсемнәрнең хакы гаҗәпләндерде. Мәсәлән, миңа ошаган картина нибары 300 сум тора. Үлчәме буенча зурраклары — 700 сум, ә иң зурлары — 7 мең сум. Гадәттә, күргәзмәләрдә мондый эшләр бик кыйммәт бәяләнә.
Булдыклы кеше тормышта югалып калмый. Аскын районында күпләр эш юклыкка зарланса, Сәгыйтовлар кул кушырып утырмый. Яраткан шөгыль аларга менә дигән керем китерә. Әйе, каен тузы сатып та акча эшләп була икән!