— Безнең Саузбаш авылы Иске Саузбаштан күченеп килде. Су басу зонасында дип, безне өскәрәк күчерделәр. Элекке авылыбызда бик матур мәчет бар иде. Әлеге Саузбаш авылына 34 ел, әмма әлегә кадәр мәчетебез булмады. Менә, Аллаһыга шөкер, үзебездә иман йорты ачылды, — дип шатлана авыл картлары.
Саузбашта 470 кеше яши, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә мәчеткә йөрергә теләге зур.
Мәчет төзелешен авылның өч эшкуары — Салават Исламов, Илфак Гәрәев, Рамил Ибраһимов финанслаган. Шундый саваплы эш өчен авылдашлары бик рәхмәтле аларга.
— Авыл халкы да читтә калмады, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты, аеруча Рәфкыя һәм Фаязит Акмаловларга, Тәлгать Камалов һәм Гөлфая Гайнетдиновага, Җиһаншиннарга, Зәбирә һәм Әсһәр Ганиевларга, Рәшит Маликовка, Фәнзилә Гыйздуллинага рәхмәтлемен, изге эшләре үзләренә яхшылык булып әйләнеп кайтсын, — ди авыл советы рәисе Эльза Хәертдинова.
Яңа мәчеткә имам итеп Агыйдел шәһәреннән Хәдит хәзрәт тәгаенләнде.
— Бүген ачылган изге йортыбыз авыл халкын, милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне туплап торучы урынга әйләнер, яшь буынны тәрбияләүгә, милләтләр дуслыгын ныгытуга үз өлешен кертер, дип ышанам. Саузбаш мәчетенең һәрвакыт тулы булуын, азан тавышы тынмавын телик. Биредә яшьләр дә дин гыйлеме алыр, мәчетебез мәгърифәт йортына әйләнер, дип ышанам. Өлкәннәр юкка гына: “Белем юлы — җәннәт юлы” дип әйтмәгән, — диде авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлап район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Динис Биков.
Кунаклар саузбашлыларны әлеге бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды.