+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 октябрь 2014, 23:36

“Изге ай”ны төзетүчеләргә савап булсын!

Узган чәршәмбедә Илеш районының Җәйләү авылында яңа мәчет ачу тантанасында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин дә катнашты.

Җәйләү авылында беренче мәчет 1912 елда төзелә. 1930 елда ул юк ителә. Авыл 84 ел мәчетсез тора. Агымдагы елның җәендә Югары Яркәй авылыннан шәхси эшкуарлар Ирек, Минзилә һәм Рафаэль Шәриповлар, Земфира һәм Сергей Мортазиннар Минзилә Фаяз кызының туган авылында мәчет төзетергә карар кыла.
Район һәм урындагы хакимиятнең хәер-фатыйхасын алганнан соң, август башында эшкә тотыналар. Эшкуар­ларның бу изге ниятен авыл кешеләре дә күтәреп ала. Һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Халыкта “Башланган эш — беткән эш” дигән бик матур әйтем бар. Нәтиҗәдә, 52 көн дигәндә мәчет төзелеп тә бетә.
Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин үз чыгышында Аллаһ йортының бик тиз төзелүен билгеләде, шушы изге эшне гамәлгә ашырган эшкуарларга район халкы исеменнән рәхмәт белдерде.
— Илешлеләр икмәк игүдә генә түгел, Аллаһ йортларын төзүдә дә республиканың башка районнарында яшәүчеләргә үрнәк күрсәтә. Моннан утыз ел чамасы элек республикада 30 гына мәчет булса, хәзер Илеш районында гына да мәчетләрнең саны 30дан артып китте. Моңа сөенергә генә кирәк. Ләкин мәчет салдың да эш бетте түгел әле. Аңа даими рәвештә йөрүчеләр булса гына мәчет төзетүнең нәтиҗәсе була, — диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм яңа ачылган мәчеткә Ислам дине әләмен, аны төзетүчеләр Ирек Шәрипов белән Сергей Мортазинга һәм әлеге эштә актив катнашучы башка кешеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Чарада, шулай ук, Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев, Илеш, Бакалы районнарының имам-ахуны Рөстәм Әбүшахмин, язучы Лира Яхшыбаева катнашты, алар мәхәллә мөэминнәренә котлау сүзләрен җиткерде.
Тасма киселеп, Аллаһ йорты үз ишеген ачканнан соң Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин изге йортта Коръән укыды.
Чарага район үзәгеннән һәм якын-тирә авыллардан бик күп кунаклар килгән иде. Чара ахырында тантанада катнашучылар табынга чакырылды. Бәйрәмгә килгән халык пылау, кайнар аш ашап хушланды, милли ризыклардан авыз итә-итә чәй эчте.
— Авылыбызда өлкән яшьтәге кешеләр шактый гына. Олыгая-олыгая кеше барыбер дингә килә, дингә тартыла. Шуңа бу изге йорттан кеше өзелмәс, олысы да, кечесе дә аның юлына тузан төшермәс, дип ышанам, — диде яңа ачылган мәчетнең имамы Әнфас хәзрәт Кашапов һәм изге йортны төзетүчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Изге ай” мәчете киләчәктә дә авылга иман нуры чәчеп, авыл халкын изге эшләргә һәм гамәлләргә генә дәшеп торсын иде.
Читайте нас: