+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 октябрь 2014, 22:10

Электр тогын тоймый

Кытай кешесе Ма Цянь-Гань электр тогыннан курыкмый, чөнки аның моңа сизгерлеге гади кешеләргә караганда сигез тапкыр кимрәк. Аңа куллары белән ачык электр чыбыгын тоту берни тормый. Бу вакытта ул бернинди дә авырту тоймый, алай гына түгел, үзе әйтүенчә, энергия белән “туена”.

Медиклар бу гайре табигый сәләтле кеше белән төрле тикшеренүләр үткәреп карыйлар, ләкин мондый хәлне берничек тә аңлата алмыйлар. Ир кеше сау-сәламәт һәм туганда да, соңрак та бернинди җәрәхәт алганы булмаган.
Читайте нас: