+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2014, 21:47

Күрү хәтере — искиткеч!

Британия рәссамы Стивен Уилтшер зур шәһәрләр панорамасын бер карауда истә калдырырга сәләтле. Шуларны ул соңыннан искиткеч төгәл итеп рәсемгә төшерә. Йортлар, агачлар, эскәмияләр, чәчәк түтәлләре — мең төрле предметның берсе дә игътибардан читтә калмый. Галимнәр, Стивенның организмын тикшереп, аутизм белән җафаланучы бу уникаль кешенең баш мие ярымшарларының эшчәнлеге бозылган, дигән нәтиҗә ясый. Иң вак детальләрне дә җиңел генә хәтердә калдыра алса да, ул бик күп кешеләрне исендә калдыра алмый.

1974 елда Лондонда туган малай бәләкәй чакта сөйләшмәгән, ә үз теләк-ихтыяҗларын сурәтләр ярдәмендә аңлаткан. Сигез яшькә кадәр ул хайваннар һәм кешеләр рәсемен ясаган, ә үсә төшкәч, йортларны төшерә башлаган.
Бүген Стивен бөтен дөньяга билгеле архитектура рәссамы булып санала. Аның Нью-Йорк, Токио, Рим шәһәрләрен сурәтләгән зур полотнолары бар. Аның бу эшләрен искиткеч зур бәягә (миллион фунт стерлингка) сатып алучылар да бар.
Читайте нас: