+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2014, 21:42

Спортчы мулла

Җитмеш сигез яшьлек Рәфис абый олы-олы герләрне йомычкадай уйната.— Спорт белән мин кечкенәдән дус, армиядә гер спорты, штанга кү­тәрү, йөгерү белән ныклап шө­гыль­­ләнә башлаган идем, әлегә ка­дәр ташлаган юк. Спортсыз тора алмыйм. Һәр иртәдә өч-дүрт чакрым йө­гереп кайтмасам, кеше түгелмен, башым авырта башлый. Ә йөгерсәм, тәнгә, җанга рәхәт булып китә, — ди ул.

Рәфис Тимершин, Стәрлетамак физкультура техникумын тәмамлагач, утыз елдан артык туган авылында физкультура укытучысы булып эшли. Ул хезмәт салган дәвердә спорт буенча күрсәткечләр шактый югары була. Һәр малайны, һәр кызны диярлек спорт белән дуслаштыра ул, нотык укып түгел, ә үз үрнәгендә. Чаңгы киеп укытучы абыйлары алдан җилдерә, артыннан – укучылары. Шулай һәр спорт төрендә үзе башлап йөри, сәламәтлек өчен физкультураның никадәр әһәмиятле икәнлеген төшендерә.
— Әле дә кар төшкәнен, бала-чага кебек, түземсезләнеп көтеп ала. Чаңгысын эләктерә дә чыгып та чаба, яшь малайлардан һич калышмый йөгерә, — дип сүзгә кушыла Рәдинә абыстай.
— Ябык кеше җиңел була ул, — дип көлә Рәфис абый. — Җиңел дә, ныклы да!
Ныклыдыр шул, югыйсә, 59 килограмм авырлыгы белән ул штанга күтәрүдә рекордлар куя алыр идеме? Яшь чагында шундый рекордлар куя Рәфис Гыйльманша улы. Ярышлар да, җиңүләр дә күп була, сабантуйларның берсеннән дә калмый. “Кулы корычтыр”, диләр аның турында якыннары. Авыр атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен юкка гына йөртми ул.
Спорттан тыш, күңеле өчен тагы бик тә якын бер эше бар Рәфис абыйның. Ул — авылның хөрмәтле имамы. Дингә килүе дә юктан гына түгел. Хәер, бәлки, “килүе” дип әйтү дөрес тә булмас. Ул аннан беркайчан да аерылмый. Дәүәтисе дә, әтисе дә укымышлы кешеләр була. Тик, дин тыелган заманнар булганлыктан, намазларын качып укыйлар. Рәфис тә һәрвакыт белгәннәрен эченнән генә укынып йөри. Әтисенең вафатыннан соң, авылда мәрхүмне дини йолаларга ярашлы итеп соңгы юлга озатучы да табылмагач, уйлана башлый, “Әй, Ходаем! Әгәр дә мин укып чыга алсам, беркемне дә ярдәмсез калдырмас идем”, дип, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый. Рәфис Гыльманша улы Уфада укып кайта. Шуны гына көткәндәй, авылда иске мәчет урынына өр-яңа иман йорты төзелә. Рәфис аны төзеп чыгуга күп көч сала, ә инде авылның иң ямьле урынында — тау башында мәчет калкып чыккач, авылдашлары аны имам итеп сайлап куя.
Яшел манарасы белән балкып утыручы мәчет тавына менгәнче минем хәл бетте, тын җитми башлады, сиксәнне куучы Рәфис абый анда йөгереп кенә менә. “Булганына сөенә-сөенә, очып барам!” — ди ул.
Менә шундый ул Рәфис абый Тимершин. Гомер буе авыл фельдшеры булып эшләгән җәмәгате Рәдинә апа белән матур итеп дөнья көтәләр. Аларның ихатасыннан кеше өзелми: никах укытырга, бәбигә исем кушарга, мәрхүмне соңгы юлга озатырга да, киңәш сорап та барысы да Рәфис абыйга килә. Ә ул, элек биргән сүзенә тугры булып, берсен дә кире борып чыгармый, һәркемгә ярдәмгә ашыга. Мәктәп укучылары белән очрашырга да, балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр янына барырга да вакыт таба, аларга бик аңлаешлы итеп дин һәм шәригать турында сөйли. Шуңа да авыл балаларының мәчеткә тартылуы, Рәфис абыйларының вәгазьләрен тыңларга килүе бу авылда гадәти хәл.
Читайте нас: