+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 октябрь 2014, 23:17

Зәңгәр ягулык зыян китерми җылытсын

“Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте көнкүрештә газны хәвефсез файдалану буенча чираттагы айлык үткәрә.

Уңайлы, экологик яктан чиста ягулык булу белән бергә, газның хәвеф чыганагы икәнлеген көнкүрештәге фаҗига­ләр һәрвакыт хәтергә төшереп тора. Кешеләр цивилизациянең әлеге уңай­лылыгына шулкадәр күнеккән ки, газдан файдаланганда еш кына хәвеф­сезлек өчен белгечләр генә түгел, кулланучылар да җаваплы икәнлеге онытыла.
Озакламый салкыннар җитә, халык газны актив рәвештә ягулык сыйфатында куллана башлый, димәк, сөрем газыннан агулану, янгыннар чыгу хәвефе арта. Әлеге чорда торак йортлардагы аварияләр һәм бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе —― ягып җылыту чоры башында уттан саксыз файдалану, мичләрнең, җылыту приборларының төзек булмавы, өй эчендәге газ җиһаз­ларын караучысыз калдыру.
Безнең киңәшләребез бик гади. Төнгелеккә һәм өйдән чыгып китәр алдыннан газ җиһазының сүнгән булуын мотлак тикшерегез. Эшләп торучы газ җиһазын караучысыз калдырмагыз!
Шуны да онытырга ярамый, төтен юлын квалификацияле хезмәтләндерү таләп ителә. Ягып җылыту чоры алдыннан аны тикшерергә кирәк. Тарту көче бозылганда әлеге төр эшчәнлеккә лицензиясе булган оешма бел­гечләрен чакырту зарур, алар тө­зексез­лекне квалификацияле рәвештә бетерәчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез: газ җиһазыннан файдаланганда килеп туган барлык төзек­сезлекләр “Газпром газораспределение Уфа” филиаллары белгечләре тарафыннан бетерелә. Алар газ җиһаз­ларын алыштыру яисә күчереп кую эшен дә башкара.
Газ приборларын куллану кагыйдәләре тупас бозылмаса, файдаланучылар газ җиһазын үз белдеге белән монтажламаса, күпчелек бәхетсезлекләр булмый калыр иде.
Әлеге кагыйдәләр бик гади, ләкин аларны үтәмәү зур бәлаләр белән яный.
Менә әйтеп үтелгән кагыйдәләрдән өземтәләр.
Фатирда, подъездда, торак йорт подвалларында һәм башка биналарда газ исе сизсәгез, шырпы сызмагыз, тәмәке тартмагыз, электр приборларын һәм электр утын кабызмагыз, газны ябыгыз, бинаны җилләтегез һәм 04 телефоны буенча газ хуҗалы­гының авария хезмәтен, ә авыл җирендә газ җиһазын ремонтлау һәм файдалану буенча слесарьны чакыртыгыз (газ исе чыккан бина эчендәге телефоннан түгел).
Газ приборларының хә­вефсезлек автоматикасы төзек булмаганда, төтен һәм җилләтү каналлары тыгылганда сөрем газыннан агулану куркынычы барлыкка килә.
Мичләр һәм җылыту приборлары төрле, җәй айларында күпчелек халык, бәлки, аларның барлыгын да оныткандыр, шул исәптән аларны хәвефсез файдалану кагыйдәләре турында да. Ләкин көзге салкыннар, карлы яңгырлар, төнге кыраулар башлану белән без мич ягарга, газда эшләүче җылыту приборларын кабызырга ашыгабыз. Һәм шушы чакта хәвеф­сезлек кагый­дәләре белән исәпләшмәүнең үлемгә китерүе дә ихтимал. Бу арттыру түгел.
Шуңа күрә хәзер, яңа Кагыйдәләргә ярашлы, колонкада — газ чыгу, төтен юлларында тарту көче булмау ачыкланган очракта, газ бүлүче оешма хезмәткәрләре (ә Башкортстанда ул —― “Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте) газны алдан хәбәр итеп тормыйча өзә ала. Газ тулысынча янып бетү өчен таләп ителгән һаваның тиешле күләмдә булмавы, газ килүне автоматик рәвештә туктату җиһазының төзексезлеге яисә аларга кемнеңдер үз белдеге белән тотынуы ачыкланса, кулланучыны шундый ук нәтиҗәләр көтә. Әлеге кагыйдәләр Русия Хөкүмә­тенең 410 санлы карары (14.05.2013) белән расланган.
Искәртеп үтәбез: кагый­дәләргә ярашлы, газ приборларын хәвефсез файдалану һәм төтен юлларының төзек­леге өчен йорт хуҗалары җаваплы.
Үз чиратында, торак фондын хезмәтлән­дерүче оешмалар, норматив документлар таләпләренә ярашлы, күп­фатирлы йортларның гомум милкен карау-тотуга килешүләр төзү буенча чара күрергә тиеш. Әйтик, торак фондын хезмәтләндерүче оешмалар түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы: җилләтү каналла­рын (елына кимендә ике тапкыр) һәм төтен юлларын даими тикшерү, аларны корымнан чистарту (өч ай саен), ремонтлау. Мичләр һәм кухня учак­ларының янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозуга һәм газ чыгуга китерүче төзексезлек­лә­рен — кичекмәстән, төтен торбаларының башлары бозлануны һәм башка төзексез­лекләрне ягып җылыту сезоны башланганчы бетерергә бурычлы.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: торак фондын хезмәт­ләндерүче оешмалар ­­җилләтү каналларын һәм төтен юлларын техник хезмәтләндерү буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен фатирда яшәүчеләр алдында юридик яктан җаваплы.
Торак йортларга һәм сәнәгать пред­приятиеләренә газның өзеклексез һәм хәвефсез килүен тәэмин итү — газ бүлүгә махсуслашкан оешма буларак, “Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыятенең төп бурычы. Аны үтәү өчен газ челтәрен һәм җиһазларын даими һәм җитди техник хез­мәтләндерү кирәк. Өй эчендәге газ җиһазын техник хезмәтләндерү газ бүлүче оешма белән кулланучы арасындагы килешү нигезендә кимендә өч елга бер тапкыр башкарыла. Кулланучы җи­тештерүче билгеләгән хезмәт итү вакыты чыгу белән газ җиһазын алыштырырга тиеш. Аны арытаба файдалану техник диагностиканың уңай заключениесе булганда һәм ел саен мотлак хезмәтләндерелгән очракта гына мөмкин.
Шундый хәлләр дә булгалый: техник хезмәтләндерү үткәргәндә “Газпром газораспределение Уфа” хезмәткәр­ләре абонентларга төзек булмаган газ җиһазын ремонтларга яисә алыштырырга күрсәтмә бирә, ә абонентлар (бу алар өчен әһәмиятле булуга карамастан) аны үтәми.
Шуны хәтердә тотарга кирәк: газ җиһазының бер генә фатирда төзек булмавы да күпфатирлы йортта яшәүче­ләрнең барысының да хәвефсезлегенә һәм гомеренә куркыныч белән яный.
Көзге-кышкы чор җитүгә, әлбәттә, төтен һәм җилләтү каналларының торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Тарту көче бозылуның сәбәбе төтен юлларының тыгылуы, бозлануы, аларга чит әйбер­ләр эләгү дә булырга мөмкин. Нәтиҗә буларак, сөрем газы өй эченә тарала, шул рә­вешле, кешеләрнең гоме­ренә һәм сәламәтлегенә хәвеф яный.
Шуңа күрә игътибарлы булыгыз — төтен юлының “кесә”сен даими чистартыгыз, тарту көчен газ приборларын кабызу алдыннан һәм алар эшләп торганда даими тикшерегез. Төтен юлы башларының бөтенлеген карап торыгыз, чөнки вакыт үтү белән кирпечтән ясалган төтен юллары җимерелергә мөмкин. Төтен юлларының туңуы аларда тиешле изоляция булмаудан барлыкка килә. Шул вакытта газда эшләүче җылыту миче, яки су җылытучы аппараттагы газның яхшы януы өчен кирәк булган тарту көче кими, начарлана.
Онытмагыз: сөрем газы (СО) белән агулану сизелми һәм бик тиз була. Чөнки аның төсе дә, исе дә юк. Исегездә тотыгыз: сөрем газы 0,32 процентка кадәр тупланган очракта кешедә паралич һәм аңны югалту күзәтелә (кеше 30 минуттан үлә).
1,2 проценттан күбрәк тупланса, 2-3 тапкыр сулыш алудан соң кеше һушын югалта, өч минут эчендә вафат була.
Квартиры посуточно в Уфе.
Читайте нас: