+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 октябрь 2014, 21:14

Зурысы нинди, кечкенәсе дә шундый

Омск шәһәрендә яшәүче Анатолий Коненко төрле миниатюралар ясау белән шөгыльләнә. Бу юлы ул иң бәләкәй аквариум эшләгән. Аның озынлыгы – 14 миллиметр, киңлеге — 30 миллиметр. Аквариумга 10 миллилитр су сыя, бу якынча ике аш кашыгы. Аның төбенә төсле ташлар урнаштырылган, алар арасында суүсемнәр дә бар.

Анатолий анда балыклар да җибәргән. Алар тулы канлы тормыш алып барсын өчен барысын да эшләгән, хәтта һава чистартучы микрокомпрессор да куйган.
Мондый аквариумның кимчелеге — балыклар, сүусемнәр кебек үк, тора бара үсә. Шуңа күрә аларны даими рәвештә алыштырып торырга кирәк. Ә үскәннәрен урнаштыру өчен барыбер зуррак аквариум кирәк булачак.

Анатолий Коненко миниатюра сәнгате белән 1981 елдан шөгыльләнә башлаган. Аңарда кеше чәченә, дөге һәм мәк бөртек­ләрендә язу осталыгы бар. Ул, шулай ук, шырпы кабыннан да бәләкәйрәк аяк киеме теккән. Аның кайбер эшләре якынча 50 мең евро тора.
Читайте нас: