+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 ноябрь 2014, 12:04

Кул чугын аягына ялгаганнар

Бәхетсезлеккә тарыган Сяо Вэй кулын хезмәт урынында өздерә. Аны шунда ук ялгау мөмкинлеге булмый. Кытай табиблары кулны саклап калу өчен аны аяктагы артерияләргә ялгыйлар һәм кул чугында туктаусыз кан әйләнеше булдыруга ирешәләр. Бер айдан исә кулны үз урынына тегеп куялар.

Авыруга кулының хәрәкәт итү сәләтен кайтару өчен яңадан берничә операция таләп ителә. Илдәге экспертлар әйтүенчә, Кытай хирурглары микрохирургиядә иң квалификациялеләрдән исәпләнә. Шуңа күрә операциянең уңышлы тәмамлануына шик юк.
Читайте нас: