+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь 2014, 22:15

Иң яхшы участковый — Нефтекамада!

“Халык участковые” Бөтен­русия бәйгесендә Башкортстан буенча җиңеп чыккан Рөстәм Гыйбадуллин турында язу теләгемне әйткәч, хокук сакчысы белән рейдка чыгып киттем.

Һәм менә без Ленин урамындагы 3нче полиция пунктында. Шәһәр уртасын үз эченә алган участок якынча җиде мең кешене хезмәтләндерә. Биредә алар дүртәү эшли.
Рөстәм Ансаф улы белән участоктан полициягә шалтыратулар булган адресларга юнәләбез. Минем, әлбәттә, конкурс турында күбрәк беләсем килә. Юлда, вакытны әрәм итмичә, сораулар яудыра башлыйм.
— Конкурсның беренче этабы шәһәрдә узды. Тавыш бирүләр буенча Башкортстанда җиңүче булганмын. Хәзер менә Бөтенрусия этабы үтәчәк, анда мин республика исеменнән катнашачакмын, — дип җаваплый ул.
Мәктәпне тәмамлагач, Рөстәм 27нче һөнәрчелек лицеенда белем ала, армия сафларында хезмәт итә. Хәрби бурычны үтәп кайтканнан соң хокук саклау органнарына эшкә килә. Аңа ул вакытта нибары 19 яшь була. ЮХХДИ бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли. Соңгы дүрт елда участковый эшен алып бара.
Сөйләшә-сөйләшә Комсомол проспектындагы тулай торакларның берсенә килеп җитәбез.
— Элек тулай торакларда яшь белгечләр, яшь гаиләләр яшәсә, хәзер күпчелекне эчеп, торак өчен бурычын түләмичә фатирыннан колак какканнар тәшкил итә. Шуңа күрә биредә сугышулар, криминал күп, — дип аңлата Рөстәм Ансаф улы.
Без керәчәк гаиләдә участковый еш була икән. Ир белән хатын сугышуга кадәр барып җитәләр, дип сөйли ул.
Безгә ишекне кечкенә малай ачты. Ул формадагы кешене күрүгә куркып китмәде, киресенчә, сөенде генә булса кирәк. Әти-әнисе кичтән тиргәшеп-сугышып, каядыр чыгып киткәннәр икән.
Участковый аның нәрсә ашавы белән кызыксына. Кечкенә бүлмәдәге өстәлдә ризык заты күренми.
— Син биклән, озакламый әниең кайтыр, — дип тынычландыра аны Рөстәм абыйсы һәм урамга чыгу белән малайның әнисенә шалтырата башлый. Тик телефонны алучы юк. Без тагын берничә гаиләгә сугылабыз.
— Менә бит айнык булгач, синең белән сөйләшүе дә күңелле! — ди ул 45 яшьләрдәге бер ханымга. Балаларының кайдалыгы белән кызыксына, каникул бит, авылга кайтардым дип җаваплый тегесе.
Тышта караңгы. Җил, яңгыр сибәли. Без пычрак ярып, бер йорттан икен­чесенә атлыйбыз. Участковый аларны үзенең биш бармагы кебек белә.
— Ялгыз йөрү куркыныч түгелме, — дип сорыйм.
— Иң көчле кешеләр дә нәрсәдәндер курка. Әмма аны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Кайчак наркоманнар җыелган притонга барып керергә туры килә. Моннан берничә ел элек, дезоморфин куллану киң таралган чакта еш күренеш иде бу. 10-15 наркоман түземсезлек белән наркотикның әзер булуын көтә, чөнки организмы үтереп шул дозаны сорый. Ә син, иң көтелмәгән кунак, килеп керәсең дә, әлбәттә, иң беренче эш итеп, шул “химия”не юкка чыгарасың. Шунда өстеңә ташланмаслар дип кем әйтә ала? — дип җавап бирә участковый Рөстәм Гыйбадуллин.
Читайте нас: