Бал базарында көндәшлек көчле булуга карамастан, гаилә үз юлын таба: республиканың төньяк төбәге умартачыларын барлык кирәк-ярак белән тәэмин итүче кибет ача алар. Сәүдә эше төп шөгыль — умарталык карау белән бергә бара.
— Умартачы җәй айларында гына эшли дип уйлаучылар ялгыша. Умартачылык — авыр, ел әйләнәсенә сузылган көндәлек хезмәт. Умартачы үзе дә бал кортыдай эшләргә тиеш, — дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Марат Шәйбәков.
Хезмәт нәтиҗәләрдә күренә. Шәйбәковлар ел саен 2 тонна бал, 15 килограмм балавыз һәм утыз килограммга якын чыршын җыеп ала. Продукция, берсүзсез, гаиләгә тоемлы керем бирә. Әмма гаилә башлыгы ирешкәнендә генә туктап калмый. Республиканың төньяк районнары умартачылары кәрәзгә бик интеккән чакта эшкуар Чишмә районыннан кәрәз алып кайтып сата башлый. Тиздән тагы яңа идея туа һәм кәрәзне үзләре җитештерә башлый. Әйтергә кирәк, бүген Шәйбәковлар бу эштә дә зур уңышка ирешә — елына уртача 36 тонна кәрәз җитештерәләр.
— Барлык эшкә дә ничек өлгерәсез? — дип сорыйм.
— Һәр көн планнар белән тулы булырга тиеш. Шөгылең бар икән, өстәвенә, ул синдә кызыксыну да уята икән, димәк, вакыт юклыкка сылтанып булмый. Вакытны дөрес бүлә белү мөһим. Үзеңне яңа өлкәдә дә сынап караудан курыкмаска һәм һәрвакыт камиллеккә омтылырга кирәк.
Шәйбәковлар берничә ел рәттән Мәскәүдә уздырылган “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсеннән медаль белән кайткан. Ә мәртәбәле чарага әзерлек күпкә алдан башлана: анда җитештергән продукцияне күрсәтү генә түгел, ә матур итеп презентацияли белү дә мөһим. Мәскәүлеләргә Гөлназ белән Марат төрле сорттагы балны матур банкаларга тутырып сата, косметология һәм медицинада кулланылучы бал продукциясен дә тәкъдим итә.
Шәйбәковлар үз алдына һәрвакыт тормышчан максат куя белә, шуңа да аңа ирешмичә калмыйлар.