+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 ноябрь 2014, 21:50

“Пәһлеван” малай

2004 елның 18 июлендә гимнаст гаиләсендә туган Джулиано Строе исемле румын малае биш яшеннән үк планетада иң көчле бала булып Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Италия телевидениесе төшергән шоуда ул, 15 килограммлы резина тупны аяклары арасына кыстырып, 10 метр араны ике кулында үтеп, меңләгән кешене таң калдыра.

Джулиано ике яшеннән әтисенә ияреп тренажер залына йөри башлый. Күнекмәләрдән буш вакытта, башка балалар кебек үк, мультфильмнар карарга, рәсем төшерергә, яшьтәшләре белән паркта уйнарга ярата.
Джулианоның энесе Клаудиу да абыйсыннан бер дә калышмый, аның белән бергә икешәр сәгать буе гантельләр, авыр герләр белән күнекмәләр ясый. Әтиләре аларның дөньяда иң көчле балалар булып үсүен тели.
Читайте нас: