+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 ноябрь 2014, 20:47

Су астында... кунакханә

Биш йолдызлы, бассейнлы, спа-салоннары, фитнес үзәге һәм башка төрле уңайлыклары булган кунакханәләр белән бүген инде беркемне дә таң калдырып булмый. Хәзер җир яисә су астында, агачта, бозлыкта, тау куышлыгында урнашкан отельләр модада.

Мәсәлән, Швециядә 20 ел яшәп килгән проект буенча ел саен боздан ясала торган кунакханә бар. Андагы температура -7 градустан түбән булмый. Эссе климат яратучыларга исә Бразилия джунглиларында агач башына корылган экоотельдә тукталырга мөмкин. Монда күп кенә дәүләт җитәкчеләре ял итәргә ярата.
Британиядә — иске тимер юл стан­циясендә торучы ретро-поезд эчендәге, Польшаның Бохня шәһәрчегендә — 250 метр тирәнлектәге тоз шахтасында урнашкан, рестораны, спортзалы булган кунак­ханәдә ял итәргә була. Ә Италияның Матера шәһәрчегендә тау куышлыгында төзелгән кунакханәдә үзеңне чын-чыннан борынгы мәгарә кешесе итеп тоярга да мөмкин.
Әмма иң популяр булганнары — су асты отельләре. Шундый беренче отель 1986 елда Флорида штатында (АКШ) ачылган. Узган гасырның 70нче елларында анда тикшеренү лабораториясе булган. Кунакханәгә эләгер өчен акваланг белән 7 метр тирәнлеккә су астына төшәргә кирәк. Анда эссе душ, кондиционер, стереосистема, ашханә бар. Су асты дөньясын күзәтү өчен һәр номерда иллюминатор куелган.
Тын океанның Фиджи архипелагында урнашкан Посейдон утравында төзелгән отельдә һәркайсы 51 квадрат метрлы 24 су асты номеры бар. Аның идәненең 70 проценттан күбрәге үтәкүренмәле пыяладан эшләнгән. Отель джакузи, спа-душлы ванна бүлмәсе, кондиционер, телевизор, телефон, Интернет, мини-бар белән җиһазлан­дырылган, ресторан да бар. Бирегә бер атналык тур бер кешегә 15 мең долларга төшә.
Фарсы култыгы яр буенда исә иң яхшы дип исәпләнәчәк ун йолдызлы, гигант субмаринага охшаган суасты отеле төзелеп бетеп килә. 18 метр тирәнлектә урнашкан бу кунакханәне төзүгә якынча 490 миллион доллар акча сарыф ителгән. Анда бер төн кунып чыгу 5,5 мең долларга төшәчәк.
Читайте нас: