* * *
Дөньядагы иң кыйммәтле телефонны Аррle компаниясе җитештерә. Аның таң калдырырлык дизайнын Стюарт Хагс уйлап чыгарган. iPhone Diamondның хакы — 8 миллион доллар. Ул 500 алмаз беркетелеп, ал төстәге алтыннан эшләнгән. Кыйммәтле телефонның махсус савыты да бар. 7 килограммлы тартманың да хакы телефонныкыннан әллә ни аерылмый.
* * *
TopTenReviews рейтингы буенча иң яхшы смартфон булып Sony Xperia Z2 танылган. Ул мөмкин булган 100 баллдан 92не җыйган. Безнең илдә аеруча популяр булган Apple iPhone 6 һәм Samsung Galaxy S5 нибары бишенче һәм алтынчы урынны биләп тора.
* * *
iPhone 6ның бөкләнүе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Телефон презентацияләнеп, сатуга чыкканнан соң, күпләр кибетләргә шикаять яза. Имеш, аларның телефоннары кесәдә булганда бөкләнә. Баксаң, яңа смартфон махсус алюминий һәм нык пыяладан эшләнгән икән. Телефон бөкләнгән очракта да смартфон менә дигән эшли, зыян күрми.
* * *
Телефонны үтилләштерү хакында күпләр белми дә. Башкортстанда үткәрелгән сорап белешү нәтиҗәләре буенча, халыкның 44 проценты иске телефонын өендә саклый, 25е туганына яисә дустына бүләк итә, 16сы сата. Соңгы арада техника кибетләре үтилләштерү программалары оештыра. Иске телефоныңны биреп, яңасын ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бар.
* * *
Күп илләрдә кәрәзле телефон элемтә өчен генә хезмәт итми. Мәсәлән, табигый афәт якынлашыр алдыннан элемтә операторлары автоматик рәвештә бар кулланучыларга да смс-хәбәр җибәрә. Шул рәвешле җир тетрәгәннән, су басканнан, давыллардан күпләр үз гомерен саклап кала алган.
* * *
Соңгы арада Эстония алдынгы технологияләр куллану өлкәсендә беренчелекне тота. Сайлаулар вакытында җаның теләгән кандидатны телефон аша гына сайлыйсың. Әлеге яңалык сайлау процедурасын күпкә җиңеләйтә. Әйткәндәй, Эстониядә ил буенча тулысынча чыбыксыз WiFi бар. Әлеге илдә яшәүчеләр интернет өчен бер тиен акчасын да сарыф итми.