+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь 2014, 22:18

Эшләре көйле, тормышлары ямьле

Хәзер республика төбәкләрендә кибетләрнең ниндие генә юк! Иң мөһиме, аларда җаның теләгән һәрнәрсә сатыла. Тәтешле районында да сәүдә нокталарының күплегенә хәйран калырлык. Аларның һәркайсы үзенә җәлеп итеп, чакырып тора. Рәмзия һәм Канифҗан Саппаровлар җитәкчелек иткән “Автодеталь” кибетеннән дә һичкайчан кеше өзелми. Ул чын-чыннан Югары Тәтешле авылының бизәге. Биредә, атамасыннан ук күренүенчә, киң ассортиментта техник товарлар, җиһазлар сатыла.

Уфадан, Удмуртиядән кайтарылган товарларны халык чират торып сатып ала. Моны клиентлар товарларның югары сыйфатлы һәм чагыштырмача арзан булуы белән аңлата. Техниканың барлык нечкәлекләрен белүче, ачык йөзле, шат күңелле, сабыр холыклы Саппаровлар һәм алар белән бергә эшләүче Алсу Садрыева, Азат Гыйльфанов, Артур Биктаһиров һәркемне якты йөз белән каршы ала, хезмәтләндерә, теге яки бу товар турында тулы белешмә бирә.
Бер-берсен ярты сүздән аңлап эш итүче, 37 ел тату гомер кичерүче Саппаровларның тормышына тирә-якта сокланмаган кеше юк. Аш-суга, бакча үстерүгә оста Рәмзия Сабир кызы Бүлкайпан авылында дөньяга килгән. Югары Тәтешледәге Саклык банкында берничә ел оператор, кассир булып эшләгән, ун ел инде эшкуарлык белән шөгыльләнә. Техниканы биш бармагы кебек белүче Канифҗан Муллагаян улы чыгышы белән Бәдрәш авылыннан, гомере буе туган ягында водитель булып эшләгән. Рәмзия ханыма ул эшкуарлыкта да, тормышта да төп ярдәмче, терәк, киңәшче. Саппаровларның күркәм гаиләсендә ике бала үсеп, буй җиткергән. Кызлары Рәфидә эшкуарлык белән шөгыльләнә, “Автодеталь” кибете бинасында урнашкан “Позитив” сувенирлар һәм бүләкләр кибетенә җитәкчелек итә, җәмәгате Илдус белән балалары Ләйсән, Лилия һәм Исламны тәрбиялиләр. Уллары Илнур – кем әйтмешли, әти-әнисенең уң кулы. Аның кулыннан килмәгән эш юк! Ул Ижевск шәһәрендә нефть институтын тәмамлап, Югары Тәтешле авылының Совет урамында урнашкан автоюгыч һәм шина монтажлау үзәгенә җитәкчелек итә. Монда күрше районнардан да киләләр. Һәр клиент игътибар үзәгендә, һәркем белән килешеп эшләнә. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8-937-30-10-222. Рәхим итегез!
Хәзерге базар шартларында үз урыннарын тапкан, заман белән бергә кыю, ышанычлы атлаучы, якташларына әледән-әле матди ярдәм күрсәтүче Саппаровлар киләчәктә малтабарлык эшчәнлекләрен киңрәк җәелдерергә дигән матур уй-ниятләр белән яши. Яңадан-яңа уңышлар телик аларга.
Читайте нас: