+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь 2014, 22:12

“Дөбер-шатыр” – шук-шаян, “Ахалай-махалай” – тапкыр

Үткән шимбәдә Борай районында КВН фестиваленең республика күләмендәге Татар лигасы командалары очрашуы узды. Бу зур чараның төп максатлары: Башкортстанда КВН хәрәкәтен үстерү, яшь коллективлар арасындагы дуслыкны һәм иҗади хезмәттәшлекне көчәйтү, яшьләрдә гражданлык хисен тәрбияләү, туган телгә, гореф-гадәтләргә игътибарны арттыру.

КВН фестиваленә респуб­ликабызның төрле төбәк­ләреннән шаяннар һәм тапкырлар командалары җыелды. Борай 1нче урта мәктәбенең — “Нәнәңнең 69нчы елгы балаларының оныклары”, Борай 2нче гимназиясенең — “Борчак ашы”, Борай 3нче урта мәктәбенең — “Дөбер-Шатыр”, Борай районының Чалкак авылыннан — “8нче могҗиза”, Таңатар авылыннан — “Ахалай-Махалай”, Дүртөйле шәһәреннән — “Шалкан”, Аскын районыннан — “Тишек авыз”, Чакмагыш, Яңавыл районнарының җыелма командалары, Караидел районыннан “Бишбармак” һәм Башкортстан дәүләт университетыннан “Чикләвекләр” командалары үзара көч сынашты.
Һәрбер команда “Сәлам­ләү” конкурсында үзләрен, сәләтләрен, шуклыкларын төрле миниатюра, кызыклы, җырлы-биюле, көлкеле чыгышлары аша күрсәтте. Жюри аларның һәр чыгышына объектив бәһа биреп барды.
Уен кызу барды. Кызык һәм тирән мәгънәле күренешләрдә берсеннән-берсе чибәр, шаян кызлар һәм егетләр уйнады. Һәрберсенең чыгышында татар телен пропагандалау, туган телне онытмау, олыны —олы, кечене — кече итә белергә өйрәтү һәм башка бик күп тәрбияви аһәң чагылды. Әлеге фес­тивальдә катнашучылар арасында яшь чикләнмә­гәнлектән, биредә төрле буын вәкилләре катнашты, мәктәп укучылары белән беррәттән, студентлар, яшь белгечләр, төрле һөнәр ияләре, хәтта укытучылар да уйнады.
Татар лигасының икенче бүлеге “Разминка” һәм “Фото-разминка” белән дәвам итте. “Фото-разминка” бәйгесендә һәр команда экранда ачылган фотосурәткә кызыклырак тасвирлама бирергә тиеш иде. Бу бирем дә бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Ә “Разминка”да, һәрвакыттагыча, күп сораулар явып торды, аларга кызыклы җаваплар яңгырады.
Командаларны бүләкләү өчен сәхнәгә хөрмәтле жюри әгъзалары күтәрелде. “Иң яхшы ир-егет роле” номи­нациясендә беренчелекне “Чикләвекләр” командасыннан Альберт Вәсимов, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинация­сендә “8нче могҗиза”дан Чулпан Зыялтдинова яуладылар. Шулай ук, “Иң яхшы шаярту”, “Иң яхшы уен номеры”, “Иң му­зыкаль команда”, “Иң зә­вык­лы команда” номина­ция­ләрендә җиңүчеләр бил­ге­ләнде. 3нче урынны Дүрт­өйле шәһәренең — “Шалкан”, 2нче урынны — “Борчак ашы”, 1нче урынны “8нче могҗиза” командалары яулады. Гран-прига Чак­магыш районы җыелма ко­мандасы лаек дип табылды.
Әлеге фестиваль татар яшьләре өчен зур вакыйга булды. Мондый чаралар ешрак уздырылсын, Башкортстанда КВН хәрәкәте үсеш алсын, Татар лигасы чәчәк атсын, киләсе фестивальдә аның даирәсе киңәеп, республикада яшәүче төрле милләт яшьләре өчен дә ишекләр ачык булсын иде дигән теләктә калабыз.
Читайте нас: