+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь 2014, 21:33

Көй чыгаручы юллар

Заман води­тель­ләрен берни белән дә гаҗәпләндереп булмас кебек. Шулай да трассада төрле төстәге ноталар күреп, аларның аптырап калуы ихтимал. Ә салонда көтмәгәндә көй яңгырый башласа, бигрәк тә. Мондый төр күңел ачу европача “мелоди-роуд” — җырлый торган юл дип атала. Андый участогы булган трассада юл чатына ноталар төшерелгән билгеләр куела.

“Асфальтофон” дип аталган бу проектны 1995 елда Дания дизайнерлары Джейкоб Фрейд-Магнус һәм Стин Краруп Дженсен уйлап чыгара. Дөньяда беренче акустик шоссе да шунда барлыкка килә.
Хәзер исә мондый юллар саны буенча Япония алда бара, анда 20дән артык “җырлаучы” трасса бар. Мәсәлән, Фукусима шәһәренә юллансагыз, автомобиль тәгәрмәчләре астыннан мотлак шәһәр гимнын ишетерсез.
Көньяк Кореяда мондый юлларны руль артындагылар йоклап китмәсен өчен эшлиләр. Аларны төзү ниге­зендә төгәл математик исәпләү­ләр һәм музыка белеме ята. Моның өчен юл катламының аерым составы да, аны каплау өчен үзенчәлекле технология дә таләп ителми. Трассаның бер өлешенә алдан исәпләнгән схема буенча аркылы буразналар сызып чыгалар. Аларның төрле киңлектә (8-24 мм) һәм тирәнлектә (3-6 мм) булуына карап, транспорт китеп барганда түбән һәм югары ешлыклар барлыкка килә. Шул ешлыкларның чиратлап тибрәнүе көй тудыра да инде, һәм ул салонда ишетелә. Автомобильнең маркасы да, конструкциясе дә көйнең сыйфатына тәэсир итми. Көйне билгеле бер тизлектә барганда гына ишетергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, мондый юл тиздән безнең илдә дә барлыкка киләчәк.
Читайте нас: